САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарман районында пенсия хезмәт хакына бәйле

    17 октябрьдә Россиядә яңа пенсион формула кертелде. Яңа формула буенча, пенсиягә чыкканда пенсионерның 30 балл тупланырга тиеш. Бу эш стажы 30 елдан да ким тәшкил итмичәк дигәнне аңлата. Хезмәт хакы күбрәк булган саен, баллар да тизрәк җыелачак. Әгәр дә берәр нинди сәбәпләр буенча баллар җыелмый кала икән, социаль пенсиягә генә...

    17 октябрьдә Россиядә яңа пенсион формула кертелде. Яңа формула буенча, пенсиягә чыкканда пенсионерның 30 балл тупланырга тиеш. Бу эш стажы 30 елдан да ким тәшкил итмичәк дигәнне аңлата. Хезмәт хакы күбрәк булган саен, баллар да тизрәк җыелачак.

    Әгәр дә берәр нинди сәбәпләр буенча баллар җыелмый кала икән, социаль пенсиягә генә өмет итәргә кала. Анысы да Россия территориясендә 15 елдан да ким яшәмәгән очракта.

    Нәтиҗәдә, яшәү минимумыннан әзрәк хезмәт хакы алучылар һәм хуҗабикәләр пенсия привилегияләреннән мәхрүм калырга мөмкин. Барысы да әйбәт кенә булса инде, финанслар министрлыгы исәпләве буенча, 2030 елга уртача пенсия 2,5 яшәү минимумы тәшкил итәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: