САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарман районында нинди матбугатны хуп күрәләр?

    Мәгъ­лүм бул­ган­ча, 2014 ел­ның бе­рен­че яр­ты ел­лы­гы­на га­зе­та-жур­нал­лар­га язы­лу ба­ра. Без под­пис­ка, ае­ру­ча "Сар­ман" га­зе­та­сы­на язы­лу ак­рын бар­ган авыл­лар - ан­да яшәү­че­ләр, поч­та хез­мәт­кәр­лә­ре бе­лән элем­тә­гә ке­реп, төп сә­бәп­не ачык­лар­га ты­рыш­тык. Мөн­җия Ша­кир­җа­но­ва, Чу­раш авы­лы, пен­си­о­нер: - Без­дә кү­бе­сен­чә өл­кән­нәр яши. Беришләре кыш­ка ба­ла­ла­ры яны­на ки­тә. Яшь­ләр Яр Чал­лы шә­һә­ре­нә...

    Мәгъ­лүм бул­ган­ча, 2014 ел­ның бе­рен­че яр­ты ел­лы­гы­на га­зе­та-жур­нал­лар­га язы­лу ба­ра. Без под­пис­ка, ае­ру­ча "Сар­ман" га­зе­та­сы­на язы­лу ак­рын бар­ган авыл­лар - ан­да яшәү­че­ләр, поч­та хез­мәт­кәр­лә­ре бе­лән элем­тә­гә ке­реп, төп сә­бәп­не ачык­лар­га ты­рыш­тык.

    Мөн­җия Ша­кир­җа­но­ва, Чу­раш авы­лы, пен­си­о­нер:

    - Без­дә кү­бе­сен­чә өл­кән­нәр яши. Беришләре кыш­ка ба­ла­ла­ры яны­на ки­тә. Яшь­ләр Яр Чал­лы шә­һә­ре­нә йө­реп эш­ли. Үзем ха­лык ху­җа­лы­гы­ның төр­ле тар­мак­ла­рын­да хезмәт куеп, ла­ек­лы ял­га чык­тым. Га­зе­та-жур­нал­лар­дан "Без­нең гә­җит" бе­лән "Ак­чар­лак"­ны алам. Авыл ху­җа­лы­гы, мәк­тәп те­ма­сы­на, үт­кә­рел­гән ча­ра­лар ту­рын­да языл­ган ма­те­ри­ал­лар­ның күп бу­луы сә­бәп­ле, "Сар­ман" ны ал­дыр­мый баш­ла­ган идем. Мин күб­рәк ме­ди­ци­на те­ма­сы­на языл­ган ма­те­ри­ал­лар бе­лән кы­зык­сы­нам, фай­да­лы ки­ңәш­ләр укыйм. Әй­тик, сал­кын ти­еп авы­рып кит­тең, ди, ни­чек дә­ва­ла­ныр­га, да­ру­ха­нә­ләр­дә бул­ган, бә­я­се тү­бән да­ру­лар­ның исем­нә­рен бе­лә­се, ха­лык ме­ди­ци­на­сы ча­ра­ла­ры бе­лән та­ны­ша­сы ки­лә. Күр­ше­ләр­гә кер­гәч, ка­раш­тыр­га­лыйм: соң­гы ва­кыт­та га­зе­та ях­шыр­ды. Ки­лә­се яр­ты­ел­лык­ка язы­лыр­мын, дип торам. Поч­таль­о­ны­быз Рәм­зия Ху­җи­на - ты­рыш. Га­зе­та-жур­нал­лар­ны ва­кы­тын­да - көн­не­кен-көн­гә китерә.

    Мөн­зи­лә Гай­фет­ди­но­ва, Ран­га­зар авы­лы, пен­си­о­нер:

    - Го­ме­рем кол­хоз­да үт­те - төр­ле эш баш­кар­дым. Ра­йон га­зе­та­сын­нан ае­рыл­га­ным бул­ма­ды. Ае­ру­ча авыл хә­бәр­лә­рен, гыйб­рәт­ле яз­мыш­лар ту­рын­да­гы яз­ма­лар­ны яра­тып укыйм. Поч­таль­о­ны­быз Миң­сы­лу да - тө­гәл. Ә ин­де ра­йон га­зе­та­сы­ның авыл­да аз та­ра­лу­ы­ның сә­бә­бе, ми­ңа кал­са, бик га­ди: хә­зер нин­ди ге­нә га­зе­та-жур­нал юк, кем­не нәр­сә кы­зык­сын­ды­ра бит. Авыл­да исә күб­рәк "Без­нең гә­җит"­не ала­лар.

    Фәй­рү­зә Фа­ти­хо­ва, Юл­ти­мер авы­лы:

    - Ра­йон га­зе­та­сын ел да алам. Үзем икен­че груп­па ин­ва­лид бул­гач, ми­не күб­рәк со­ци­аль як­лау те­ма­сы­на бул­ган ма­те­ри­ал­лар, шул өл­кә­гә ка­гы­лыш­лы за­кон­нар кы­зык­сын­ды­ра. Элег­рәк авыл­да га­зе­та та­ра­ту эше нык ак­са­ган бул­са, хә­зер Рә­зи­нә Йо­сы­по­ва эш­ли баш­ла­гач, ул эш җай­га са­лын­ды. Га­зе­та ва­кы­тын­да ки­лә.

    Әх­тәм Шә­ри­фул­лин, Юга­ры Чыр­шы­лы авы­лы:

    - Авыл­ны хә­зер пен­си­о­нер­лар­ны­кы, ди­сәң дә бу­ла. Үзем кол­хоз­да эш­ләп, ла­ек­лы ял­га чык­тым. Га­зе­та ки­лә­се көн­не элек-элек­тән кө­теп ал­дык. Мо­ңа ка­дәр "Сар­ман"­ны ал­дым. Соң­гы ике ел­да ал­га­ным юк. Кар­чык бе­лән "Без­нең гә­җит"­не укый­быз. Үзем дөнья хәл­лә­ре, сә­я­сәт бе­лән кы­зык­сы­нам. Ә "Сар­ман"­да бо­лар юк. Го­му­мән, кем­нең нин­ди га­зе­та ал­ды­ра­сы ки­лә - шу­ны ал­ды­ра. Поч­таль­о­ны­быз Тән­зи­лә дә ва­кыт­лы мат­бу­гат­ны ва­кы­тын­да ки­те­рә. Ра­йон хә­бәр­лә­ре­нә кил­гән­дә, алар­ны ра­ди­о­дан тың­лыйм.

    Гөл­фия Ха­җи­е­ва, Шәр­лә­рә­мә авы­лы хат та­шу­чы­сы:

    - Мин әле 1 но­ябрь­дән ге­нә эш­кә ур­наш­тым. Поч­та хез­мә­те ошый. Га­зе­та-жур­нал­лар­ны көн са­ен ма­ши­на бе­лән авыл­га ки­те­рә­ләр. Ми­нем ка­ра­мак­та - Шәр­лә­рә­мә, Кор­маш авыл­ла­ры. Ха­лык "Сар­ман", "Юл­даш", "Без­нең гә­җит", "И­рек мәй­да­ны", "Ва­та­ным Та­тарс­тан"­ны ала. Ки­лә­се яр­ты­ел­лык бе­лән әле­гә мак­та­нып бул­мый. Мах­сус көн­нәр бил­ге­ләп, һәр йорт са­ен йө­рер­гә исәп­лим. Дөнья бул­гач, төр­ле мә­шә­кать­ләр чы­гып, язы­лыр­га оны­та­сың, я бул­ма­са, поч­та бү­лек­чә­се­нә ба­рыр­га җае чык­мый. Шу­ңа, под­пис­ка чо­рын­да, өй­гә йө­рү­дән дә отыш­лы­сы юк. Нә­ти­җәсе бер-ике ат­на­дан бил­ге­ле бу­лачак.

    Нә­фи­сә Мин­не­ху­җи­на, Яну­рыс авы­лы хат та­шу­чы­сы:

    - И­ке - Яну­рыс, Ка­таш Ка­ран авыл­ла­рын­да яшәү­че­ләр кү­бе­сен­чә "Сар­ман", "Та­тарс­тан яшь­лә­ре", "Без­нең гә­җит", "И­рек мәй­да­ны", "Ак­чар­лак", "Се­бер­ке"­не ала. Ай са­ен, пен­сия өләш­кән­дә, га­зе­та-жур­нал­лар­га под­пис­ка да үт­кә­рәм. Ике авыл­га бер­гә "Сар­ман"­ны 150ләп ху­җа­лык ал­ды­рыр­га ни­ят­ли.

    Шу­лай ин­де аны­сы: кем­не ни кы­зык­сын­ды­ра бит. Ба­ры­на да язы­лыр идең, ак­ча юк­лык итәк-ча­бу­дан тар­та. Ан­нан аги­та­ция, про­па­ган­да ди­гән­нә­ре­нең, ке­ше­не кы­зык­сын­ды­ра бе­лү­нең дә әһә­ми­я­те шак­тый. Һәм, әл­бәт­тә ин­де, га­зе­та-жур­нал­лар­ның күп­ләп та­ра­лу­ын­да поч­та хез­мәт­кәр­лә­ре­нең дә ро­ле зур. Тик за­ма­на ди­гә­нең поч­таль­он­ны да ки­бет­че ит­те. Хә­зер аңа төп хез­мә­тен­нән тыш, юр­ган, та­бак-са­выт, иләк-чи­ләк, са­бын ке­бек то­ва­рын да са­тар­га ки­рәк. Бо­лар өс­те­нә ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен тү­лә­үләр ала­сы...

    Алар­ның авыр хез­мә­тен ис­кә алып, "Тат­ме­ди­а" ачык ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те хат та­шу­чы­лар ара­сын­да кон­курс игъ­лан ит­те. Кон­курс­ның төп шар­ты: 2014 ел­ның бе­рен­че яр­ты ел­лы­гы­на үт­кә­рел­гән под­пис­ка­ның ал­да­гы­сын­нан ар­тыг­рак бу­луы. Җи­ңү­че­ләр­не сал­лы бү­ләк­ләр кө­тә. Хат та­шу­чы­лар ан­да ак­тив кат­на­шыр, дип өмет­лә­неп ка­ла­быз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: