САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында микроавтобуслар укучыларны йөртмичәкләр

2014 елның 1 гыйнварыннан чыккан карар буенча, балаларны хәзер тулы мәгънәдә автобуста гына йөртергә ярый. Шулай ук оешкан балалар төркемендә хәзер сигез баладан да ким булырга тиеш түгел. Автобуска 10 елдан да күбрәк булырга тиеш түгел, аның техник яктан яраклы булуы мөһим. Аларда куркынычсызлык каешлары, тахографлар һәм спутник системалары булырга...

2014 елның 1 гыйнварыннан чыккан карар буенча, балаларны хәзер тулы мәгънәдә автобуста гына йөртергә ярый. Шулай ук оешкан балалар төркемендә хәзер сигез баладан да ким булырга тиеш түгел. Автобуска 10 елдан да күбрәк булырга тиеш түгел, аның техник яктан яраклы булуы мөһим. Аларда куркынычсызлык каешлары, тахографлар һәм спутник системалары булырга тиеш.

Автобус йөртүчесенең "D' категориясе буенча стажы бер елдан әз була алмый. Бу вакыт эчендә алар шулай ук машина йөртү хокуклыгыннан мәхрүм ителмәгән я юл йөрү кагыйдәләрен бозмаган булырга тиеш.

Юл дүрт сәгатьтән дә артыгракка сузылса, җиде яшьтән дә кечерәк балаларны төркемгә алырга ярамый. Өч сәгатьтән дә артыграк булган шәһәрара юлларында балалар төркемен медицина хезмәткәре озатырга тиеш. Шулай ук мондый очракта автобуста шешә белән су һәм продуктлата бирелә торган паек булырга тиеш.

23:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр балалар төркемен йөртү тыела. Аерым очракларда (график бозылган я балаларны аэропортларга һәм вокзалларга илткән вакытта) төнлә дә йөрергә ярый, тик 50 километрдан да артык түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев