САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман районында куркынычсызлык айлыгы бара

Уку елы башында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, җәйге каникуллар дәверендә онытылган янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, шулай ук куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрдә аек акыл белән эш итүне искә төшерү максатыннан, 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр районның барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә "Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" үткәрелә. Айлыкта җитәкчеләр, укытучылар һәм...

Уку елы башында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, җәйге каникуллар дәверендә онытылган янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, шулай ук куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрдә аек акыл белән эш итүне искә төшерү максатыннан, 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр районның барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә "Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" үткәрелә. Айлыкта җитәкчеләр, укытучылар һәм хезмәт күрсәтүче персонал өчен янгынга каршы интструктажлар үткәрелә. Айлык барышында, "Куркынычсызлык дәресләре", янгын частьләрендә "Ачык ишекләр көне" үткәрелә, янгын чыккан очракта балаларны эвакуацияләүгә өйрәтү буенча практик күнегүләр уздыру каралган. Әлеге эшне янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, Бөтенсоюз янгын сүндерүчеләр җәмгыятенең Сарман участогы, "Нөркәй" янгын сакчылыгы аерым посты эшчеләре үз өстенә ала.

Радик Госманов, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы, эчке эшләр майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев