САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарман районында күрү буенча 180 инвалид яши

    Бү­ген­ге көн ис­тә­лек­ле да­та­лар ара­сын­да Ха­лы­ка­ра су­кыр­лар кө­не бу­ла­рак та бил­ге­ләп үте­лә. Ул 1984 ел­да Бө­тен­дөнья сә­ла­мәт­лек оеш­ма­сы ка­ра­ры ни­ге­зен­дә, су­кыр­лар өчен мәк­тәп­ләр һәм предп­ри­я­ти­е­ләр ач­кан фран­цуз пе­да­го­гы Ва­лен­тин Гаюи хөр­мә­те­нә, ул ту­ган көн­гә ту­ры ки­те­реп бил­ге­лә­нә. Су­кыр­лар өчен бе­рен­че шрифт­ны да нәкъ ме­нә ул уй­лап та­ба. Ста­тис­ти­ка мәгъ­лү­мат­ла­рын­нан кү­рен­гән­чә,...

    Бү­ген­ге көн ис­тә­лек­ле да­та­лар ара­сын­да Ха­лы­ка­ра су­кыр­лар кө­не бу­ла­рак та бил­ге­ләп үте­лә. Ул 1984 ел­да Бө­тен­дөнья сә­ла­мәт­лек оеш­ма­сы ка­ра­ры ни­ге­зен­дә, су­кыр­лар өчен мәк­тәп­ләр һәм предп­ри­я­ти­е­ләр ач­кан фран­цуз пе­да­го­гы Ва­лен­тин Гаюи хөр­мә­те­нә, ул ту­ган көн­гә ту­ры ки­те­реп бил­ге­лә­нә. Су­кыр­лар өчен бе­рен­че шрифт­ны да нәкъ ме­нә ул уй­лап та­ба.

    Ста­тис­ти­ка мәгъ­лү­мат­ла­рын­нан кү­рен­гән­чә, дөнь­я­да яшәү­че ха­лык­ның ун про­цен­тын ин­ва­лид­лар тәш­кил итә. Алар ара­сын­да та­лант­лы ке­ше­ләр ае­ру­ча күп, ди­ләр. Су­кыр­лар­дан исә Бо­рын­гы грек ша­гый­ре Го­мер, Бол­га­рия кү­рә­зә­че­се Ван­га, атак­лы му­зы­кант анг­ли­я­ле Рэй Чарльз, ита­ли­я­ле опе­ра җыр­чы­сы Анд­реа Бо­чел­ли исем­нә­рен атау да җи­тә­дер. Хәт­та су­кыр ки­леш кыя-тау­лар­га ме­нү­че­ләр дә бар. Үзе­без­нең ра­йон­ның Зур Нөр­кәй авы­лын­да яшәү­че гар­мун­чы, ку­рай­чы һәм баш­ка уен ко­рал­ла­рын биш бар­ма­гы­дай бе­лү­че егет Ра­мил Вә­лиул­лин­ны гына кү­ре­гез! Сок­лан­мас­лык­мы алар­га?! Ра­мил ту­рын­да га­зе­та­быз­ның 21 ав­густ са­нын­да «Тор­мыш аны ела­мас­ка өй­рәт­кән» ди­гән яз­ма да чык­ты.

    Бө­тен­дөнья сә­ла­мәт­лек оеш­ма­сы мәгъ­лү­мат­ла­рын­нан кү­рен­гән­чә, Рос­си­я­дә ел са­ен дүрт про­цент ба­ла су­кыр яки на­чар кү­рү­чән бу­лып туа. Кем­нәр­дер аңа бә­хет­сез­лек оч­рак­ла­ры ар­ка­сын­да та­ра­лар, кем­нәр­дер сә­ла­мәт­лек­лә­ре бу­ен­ча күр­мәс­кә әй­лә­нә­ләр.

    - Үз сә­ла­мәт­ле­гең ту­рын­да ва­кы­тын­да кай­гыр­тыр­га ки­рәк , - ди Алек­санд­ров­ка авы­лын­да яшәү­че кү­рү бу­ен­ча икен­че груп­па ин­ва­лид Рә­шит абый Га­зи­зул­лин. - Мин­дә глау­ко­ма авы­руы 2009 ел­да сиз­де­рә баш­ла­ган иде үзен. Җә­лил­дән та­биб­лар Әл­мәт­кә хас­та­ха­нә­гә юл­ла­ма бир­гәч тә, мә­шә­кать­ле чак, дип, бар­мый йөр­дем. Ан­нан 2010 ел­гы ко­ры­лык проб­ле­ма­лар ту­дыр­ды. Ике ел ва­кыт үт­те шу­лай. Бар­ган­да, ин­де соң иде - бер кү­зем күр­мәс бул­ды. Ин­де икен­че­се дә на­чар кү­рә. Ме­нә ярат­кан га­зе­там «Сар­ман»­ны да укый ал­мыйм хә­зер. Опе­ра­ция дә яса­тып ка­ра­дым, соңарганмын. Шу­лай да би­ре­шер­гә исәп юк. Мә­чет­кә йө­рим, умар­та­лар бар, алар­ны бе­тер­мәс­кә иде. Кыз­ны өй­рә­тәм ул эш­кә. За­ма­нын­да ме­ха­ни­за­тор да бу­лып эш­лә­дем, хат та­шу­чы да, кө­тү­че дә, умар­та­чы да бул­дым, ком­со­мол­да да ак­тив идек. «Мин пред­се­да­тель һәм бух­гал­тер гы­на бул­ма­дым», дип ша­яр­там да әле. Ә күр­мәү­дән дә авы­ры юк, Хо­дай дош­ма­ны­ңа да яз­ма­сын аны. Иң бе­рен­че урын­да сә­ла­мәт­лек то­рыр­га ти­еш.

    Сүз уңаеннан

    Ра­йон­да кү­рү бу­ен­ча 180 ин­ва­лид яши. Алар­ның 7се - ба­ла­лар, 173е - зур­лар.

    Мон­дый ин­ва­лид­лар­га та­биб бил­ге­лә­гән шәх­си прог­рам­ма бу­ен­ча ки­рәк-ярак­лар кай­тар­ты­ла. Әй­тик, як­тырт­кыч­лы лу­па, «сөй­лә­шә тор­ган» ки­тап­лар уку өчен пле­ер, маг­ни­то­фон­нар, флеш-кар­та­лар.

    Ә сез бе­лә­сез­ме?

    Мәс­кәү­дә про­фес­сор, оф­таль­мо­лог һәм эш­мә­кәр Игорь Мед­ве­дев «Ка­раң­гы­лык­та» ди­гән рес­то­ран ач­кан. Ул ун­биш урын­лы, ан­да кер­гән­дә, ке­ше­ләр бар­лык як­тырт­кыч әй­бер­лә­рен кал­ды­ра­лар. Рес­то­ран­да су­кыр­лар хез­мәт күр­сә­тә, һәм, әй­тү­лә­рен­чә, кер­гән бар­лык та­быш Бө­тен­рос­сия су­кыр­лар җәм­гы­я­тен җә­ел­де­рү­гә юнәл­те­лә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: