САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында җитәкчеләр үз бәйрәмнәрен беләме?

16 октябрь дөнья календарендә Җитәкче көне яки, икенче төрле әйткәндә, Шеф көне дип билгеләнгән. Күп чыганаклар раславынча, мондый бәйрәмне ел саен үткәрү кирәклеген АКШның Чикаго шәһәреннән булган сәркатип Патриция Хароски 1958 елда әйткән. Шул ук елны ул хатын "Җитәкче көнен" АКШның Сәүдә палатасында теркәгән. 4 елдан соң бу фикер Иллинойс...

16 октябрь дөнья календарендә Җитәкче көне яки, икенче төрле әйткәндә, Шеф көне дип билгеләнгән. Күп чыганаклар раславынча, мондый бәйрәмне ел саен үткәрү кирәклеген АКШның Чикаго шәһәреннән булган сәркатип Патриция Хароски 1958 елда әйткән. Шул ук елны ул хатын "Җитәкче көнен" АКШның Сәүдә палатасында теркәгән. 4 елдан соң бу фикер Иллинойс штаты губернаторына ошаган һәм ул аңа рәсми статус биргән.

16 октябрьне Патриция Хароски юкка гына сайламаган: аның әтисенең туган көне булган, ә кызы аның "State Insurance" дип исемләнгән компаниясендә сәркатип булып эшләгән.

"Җитәкче көне" тиз таралган һәм хәзер АКШта гына түгел, Бөек Британиядә, Австралиядә һәм Көньяк Африкада билгеләп үтелә. Кем белгән, бәлки кайчандыр ул Россиягә дә рәсми рәвештә керер?

Ә без бу көннең рәсми теркәлгәнен көтеп тормыйбыз, барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрне аларның профессиональ бәйрәмнәре белән котлыйбыз, бу авыр эшләрендә түземлек һәм уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев