САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында иминият взнослары җыю айлыгы бара

Пенсия фонды идарәсе суд приставлары берлектә иминият взнослары буенча әҗәтне киметү, Пенсия системасының тотрыклылыгын тәэмин итү, иминият взносларын җыюны арттыру, суд приставлары белән берлектә башкару эшләренең күрсәткечләрен күтәру максатыннан шәхси эшмәкәрләрдән пенсия фонды файдасына взнослар җыю айлыгы оештырды. "Айлык" кысаларында Пенсия фонды белгечләре суд приставлары белән берлектә шәхси эшмәкәрләрнең эш...

Пенсия фонды идарәсе суд приставлары берлектә иминият взнослары буенча әҗәтне киметү, Пенсия системасының тотрыклылыгын тәэмин итү, иминият взносларын җыюны арттыру, суд приставлары белән берлектә башкару эшләренең күрсәткечләрен күтәру максатыннан шәхси эшмәкәрләрдән пенсия фонды файдасына взнослар җыю айлыгы оештырды.

"Айлык" кысаларында Пенсия фонды белгечләре суд приставлары белән берлектә шәхси эшмәкәрләрнең эш яисә яшәгән урыннарына биш тапкыр чыктылар, Россия Федерациясе чикләреннән чыгуны тоткарлау (17 карар) буенча эшне көчәйттеләр.

Пенсия фонды, суд приставлары белгечләренең тырышуына карамастан өч атна эчендә 20 эшмәкәрдән барысы 143 меңнән артык кына взнос җыелды. Алты шәхси эшмәкәрнең милекләренә арест салынды.

Реклама

Бүгенгесе көндә 445 шәхси эшмәкәрнең 11 миллионнан артык әҗәте бар.

Пенсия фондына түлисе әҗәтләр булачак пенсиягә турыдан-туры бәйле. Гамәлдәге кануннар нигезендә шәхси эшмәкәр исәпләнгән взносларны тулысы белән түләгән очракта гына бу сумма пенсия билгеләгәндә исәпкә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X