САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында "Хәрби учетны үтәүче иң яхшы оешма" смотр-конкурсы үтә

Бүген Сарман районына Россия Федерациясе субъектлары арасында "Хәрби учетны үтәүче иң яхшы оешма" смотр-конкурсына үзәк конкурс комиссиясе килде. Мәскәү комиссиясе составында Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең икенче идарәсенең икенче юнәлеш өлкән офицер-операторы, подполковник Станислав Ходов, Саклану министрлыгының Баш кадрлар идарәсе төркеме начальнигы Андрей Гончаров килделәр. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатын солдатларны, сержантларны...

Бүген Сарман районына Россия Федерациясе субъектлары арасында "Хәрби учетны үтәүче иң яхшы оешма" смотр-конкурсына үзәк конкурс комиссиясе килде. Мәскәү комиссиясе составында Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең икенче идарәсенең икенче юнәлеш өлкән офицер-операторы, подполковник Станислав Ходов, Саклану министрлыгының Баш кадрлар идарәсе төркеме начальнигы Андрей Гончаров килделәр. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатын солдатларны, сержантларны һәм запастагы прапорщикларны алдан билгеләү, хәзерләү һәм теркәү бүлекчәсе начальнигы Фидель Губайдуллин, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны теркәү бүлекчәсе начальнигы Юрий Могилевец һәм запастагы офицерларны алдан билгеләү, хәзерләү, аттестацияләү һәм теркәү бүлекчәсе начальнигы Дмитрий Клюков тәкъдир иттеләр. Аларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов һәм башка белгечләр каршы алдылар. Комиссия Сарман районының хәрби учет белән бәйле оешмаларын тикшерә, хәзерге вакытта тикшерү бара.

Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев