Сарман районында халыкны тораклы итүгә зур игътибар бирелә
Соңгы дистә елда республикада һәм районда халыкны, бигрәк тә яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрне тораклы итүгә зур игътибар бирелә. Узган елларда югарыда телгә алынган категориягә ятим балалар да өстәлде. Районда атап кителгән категория кешеләрне тораклы итү буенча берничә төрле программа эшли. Алар ничек гамәлгә ашырыла һәм бу программалар киләчәктә дә...
Соңгы дистә елда республикада һәм районда халыкны, бигрәк тә яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрне тораклы итүгә зур игътибар бирелә. Узган елларда югарыда телгә алынган категориягә ятим балалар да өстәлде.
Районда атап кителгән категория кешеләрне тораклы итү буенча берничә төрле программа эшли. Алар ничек гамәлгә ашырыла һәм бу программалар киләчәктә дә дәвам иттереләчәкме? Бүгенге "Түгәрәк өстәл"дә сүз шулар турында бара.
Флер Әхмәтшин, район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы:
- 2010 елда - 13 мең 51 квадрат метр, 2011 елда 4548 квадрат метр торак төзелде. Боларның барысы да шәхси төзелеш исәбенә башкарылды. 2012 елда файдалануга тапшырылган 7042 квадрат метр торакның 4376 квадрат метры шәхси төзелеш исәбенә төзелде, ә 2666 квадрат метры - социаль ипотека программасы буенча. Бу программа буенча Сарманда 33 фатирлы күпкатлы йорт файдалануга тапшырылды. 2013 елда районда - шәхси төзелеш хисабына 10291 квадрат метр, узган ел 9 мең квадрат метрдан артыграк торак төзелде. Соңгысының 1406 квадрат метры Җәлилдә социаль ипотека программасы буенча төзелгән 18 фатирлы күпкатлы йорт исәбенә булса, 7628 квадрат метры - шәхси төзелеш хисабына. Барлык елларда да план арттырылып үтәлде. Быел исә без 10 мең квадрат метр торак төзергә тиешбез. Бүгенге көндә аның 5977 квадрат метры әзер. Калган 4023 квадрат метры ел ахырына төгәлләнәчәк. Аның эченнән 760 квадрат метры - Сарманда социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 18 фатирлы йорт исәбенә. Киләсе елда аренда торагын да сафка бастыру күздә тотыла.
Гөлназ Исламова, район Башкарма комитетының әйдәүче белгече:
- Районда яшь белгеч-ләрне, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән программа 2006 елдан бирле гамәлдә. Ул башта "Авылның социаль үсеше" дип аталды, узган ел "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорда авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" дип үзгәртелде.
Ул - федераль максатчан программа. 2008 елдан бирле исәпкә 138 кеше басты. Шушы еллар эчендә аларның 70 е тораклы булды. Аларның 65 е - яшь гаилә, 5 се - яшь белгечләр. 70гаилә яки яшь белгечнең 46 сы узган ел тораклы булды. 2 се - яшь белгечләр, калганы - яшь гаиләләр. Хәзерге вакытта исәптә 68 кеше тора. Бүгенге көндә быел торак алачак кешеләрнең исемлеге барлана, документлар әзерләнә.
Яшь гаиләләр, яшь белгечләр дигәндә, 35 яшькә кадәрле яшьләр күздә тотыла. Билгеле, торак дигәндә, бүген үк кереп урнаша торган әзер торакны күздә тотарга кирәкми. Яшь гаилә яки яшь белгеч ала яки төзи торган торак бәясенең дәүләт 65 процентын түли. Торак алу һәм төзүдә дәүләт ярдәменә исәп тоткан кеше авыл хуҗалыгында яки социаль өлкәдә хезмәт куярга тиеш.
Зәния Вафина, район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек органы баш белгече:
- Дәүләт ярдәме белән торак ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган яки әти-әнисе ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән, тораклары яки хосусыйлаштырылган торакта өлешләре булмаган балаларга бирелә. Алар, 14 яшьләре тулгач ук, учетка бастырыла һәм, 18 яшьләре тулгач, әгәр шул вакытта армиядә булмаса, көллият яки вузда көндезге бүлектә укымаса һәм эшләсә, аларга торак бирелә. Ятим бала армиядә булса яки укып, тулай торакта яшәсә, аларның вакытлыча булса да тораклары бар дип санала. Районда узган ел - 10, 2013 елда шулай ук 10 ятим бала барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле торак алды. Аларның 20 се дә торакны Чаллы шәһәреннән алырга теләк белдерде. Быел исә 5 ятим бала тораклы булачак. Фатирны аларның 4 се - Чаллы, 1 се Түбән Кама шәһәреннән алачак. Ә 2016 елда исемлек буенча 7 ятим бала торак алырга тиеш. Ә бүгенге көнгә торак алуга барлыгы 56 ятим бала чиратта тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев