САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарман районында "Безнең кадерле ветеран" акциясе башланды

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстан Республикасында "Бердәм Россия" сәяси партиясе тәкъдиме белән "Безнең кадерле ветеран" социаль-гуманитар акциясе старт алды. Аның максаты - хастаханәләрдә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен билгеләнгән палаталарда югары дәрәҗәдәге уңайлылык тудыру. Бүген, 8 майда, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстан Республикасында "Бердәм Россия" сәяси партиясе тәкъдиме белән "Безнең кадерле ветеран" социаль-гуманитар акциясе старт алды. Аның максаты - хастаханәләрдә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен билгеләнгән палаталарда югары дәрәҗәдәге уңайлылык тудыру.

Бүген, 8 майда, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов Сарман һәм Җәлил поселогы район хастаханәләрендә булды, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен билгеләнгән палаталардагы шартлар белән танышты, аларда дәваланучы сугыш ветераннарының хәлләрен белде, аларга Георгий ленталары такты, чәчәкләр бүләк итте. Сарман хастаханәсендә дәваланучы Язкар Гайфуллин, Нәкыя Фарукшина, Җәлил хастаханәсендә дәваланучы Александр Осипов, Сәгыйть Билалов сугыш хатирәләре белән уртаклаштылар, хастаханә шартларыннан канәгать булуларын белдерделәр. Бер һәм ике кешелек заманча төзекләндерелгән уңайлы палаталарда (мондый палаталар Сарман һәм Җәлил хастаханәләрендә икешәр) телевизор, суыткыч, башка җиһазлар, уңайлы санитария бүлмәләре бар. "Оҗмахта яшибез", - диде бу уңайдан Александр Осипов. Ул тыныч шартларда күп еллар нефть тармагында хезмәт куйган, "Почетлы нефтьче". Аны олы бәйрәм белән "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчелеге дә тәбрик иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев