САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында балыкчыны ток сугып үтергән

15 августта Минзәлә елгасының Сөлек авылы тирәсеннән үткән өлешенең яр буенда электр тогы суккан билгеләре булган ир-ат гәүдәсе табылган. Фаразлар буенча, 61 яшьлек Яр Чаллы кешесе үзенең танышы белән балык тотарга килә. Берникадәр вакыттан соң танышы аны чакыра, тик җавап ишетми. Ул аны эзләргә китә һәм үле килеш таба. Шулай...

15 августта Минзәлә елгасының Сөлек авылы тирәсеннән үткән өлешенең яр буенда электр тогы суккан билгеләре булган ир-ат гәүдәсе табылган.

Фаразлар буенча, 61 яшьлек Яр Чаллы кешесе үзенең танышы белән балык тотарга килә. Берникадәр вакыттан соң танышы аны чакыра, тик җавап ишетми. Ул аны эзләргә китә һәм үле килеш таба. Шулай ук фаразлар буенча, балыкчы, урынын алыштырырга дип, калкулыкка менә, кармагын өскә күтәрә һәм ялгыш югарывольтлы электр чыбыкларына тия.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев