САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман районында балалар бакчаларын үзгәрешләр куркытмый

Ки­лә­се ел­дан мә­га­риф өл­кә­сен­дә яңа фе­де­раль за­кон га­мәл­гә ке­рә­чәк. Аның ни­ге­зен­дә мәк­тәп­кә­чә тәр­бия би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә бер ба­ла­га ту­ры кил­гән го­му­ми чы­гым­нар­ны өч ки­сәк­кә бү­леп ка­рау күз­дә то­ты­ла. Бе­рен­че­се - укы­ту хез­мәт­лә­ре­нә бул­ган фи­нанс чы­гым­на­ры (пе­да­гог­лар­га, тәр­би­я­че­ләр­гә хез­мәт ха­кы, уен­чык­лар, укы­ту әс­бап­ла­ры, күр­гәз­мә ма­те­ри­ал бе­лән тәэ­мин ите­леш - алар­га хө­кү­мәт суб­вен­ци­я­се...

Ки­лә­се ел­дан мә­га­риф өл­кә­сен­дә яңа фе­де­раль за­кон га­мәл­гә ке­рә­чәк. Аның ни­ге­зен­дә мәк­тәп­кә­чә тәр­бия би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә бер ба­ла­га ту­ры кил­гән го­му­ми чы­гым­нар­ны өч ки­сәк­кә бү­леп ка­рау күз­дә то­ты­ла.

Бе­рен­че­се - укы­ту хез­мәт­лә­ре­нә бул­ган фи­нанс чы­гым­на­ры (пе­да­гог­лар­га, тәр­би­я­че­ләр­гә хез­мәт ха­кы, уен­чык­лар, укы­ту әс­бап­ла­ры, күр­гәз­мә ма­те­ри­ал бе­лән тәэ­мин ите­леш - алар­га хө­кү­мәт суб­вен­ци­я­се ка­рал­ган); икен­че­се - ми­лек чы­гым­на­ры - ала­ры җир­ле бюд­жет­тан, һәм өчен­че­се - ата-ана­лар тү­лә­ве - ба­ла тәр­би­я­ләү бе­лән бәй­ле чы­гым­нар. Соң­гы­сы үз эче­нә тәр­би­я­лә­нү­че­ләр­нең тук­ла­ну, ху­җа­лык-көн­кү­реш, ме­ди­ци­на хез­мәт­лә­ре, хез­мәт ха­кы тү­ләү фон­ды чы­гым­на­рын ала. Ме­нә шул мак­сат­лар­га, га­и­лә­дә­ге бер ке­ше ба­шы­на ту­ры кил­гән ке­рем­гә ка­рап, өлеш­чә өс­тә­мә ком­пен­са­ция тү­ләү­не нәкъ ме­нә яңа ел­дан кер­тү ту­рын­да рес­пуб­ли­ка­да ка­рар ка­бул ител­гән. Аны хи­сап­лау тәр­тип­лә­ре ту­рын­да без га­зе­та­ның ал­да­гы сан­на­рын­да язып чык­кан идек ин­де. Ком­пен­са­ция бил­ге­ләү функ­ци­я­лә­ре җир­ле со­ци­аль як­лау ор­ган­на­ры­на йөк­лә­нә. Ра­йон­да аның бе­лән Рес­пуб­ли­ка мат­ди яр­дәм үзә­ге­нең 37 нче бү­лек­чә­се шө­гыль­лә­нә. Бү­лек­чә бел­геч­лә­ре җир­лек­ләр­дә бу­лып, әти-әни­ләр бе­лән оч­ра­ша­лар, кон­суль­та­ци­я­ләр үт­кә­рә­ләр, ком­пен­са­ция өчен ти­еш­ле до­ку­мент­лар туп­лый­лар. Элег­рәк ата-ана вз­но­сын ком­пен­са­ци­я­ләү тү­лән­гән сум­ма­дан исәп­лән­сә, 1 сен­тябрь­дән тү­ләү­нең ур­та­ча сум­ма­сын­нан чы­гып, исәп-хи­сап яса­ла­чак. Бу - фе­де­раль за­кон та­лә­бе.

Ур­та­ча раз­мер рес­пуб­ли­ка Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты ка­ра­ры бе­лән бил­ге­лә­нә­чәк. Шу­ны­сы да әһә­ми­ят­кә ла­ек: ата-ана вз­но­сы кү­лә­ме мәк­тәп­кә­чә тәр­бия уч­реж­де­ни­е­се­нең тө­ре­нә, ба­ла­ның яше­нә, бак­ча­да бу­лу ва­кы­ты­на, га­и­лә­дә­ге ба­ла са­ны­на бәй­ле. Бү­ген­ге көн­дә рес­пуб­ли­ка­да Хез­мәт, мәш­гуль­лек һәм со­ци­аль як­лау ми­нистр­лы­гы­ның Мәгъ­лү­мат­лаш­ты­ру һәм элем­тә ми­нистр­лы­гы бе­лән бер­лек­тә элект­рон хез­мәт күр­сә­тү про­ек­ты эш­лә­нә ("Э­лект­рон каль­ку­ля­тор"). Аның яр­дә­мен­дә тү­лә­нә­чәк ком­пен­са­ция кү­лә­мен бе­леп бу­ла­чак. Ке­ше ба­шы­на ту­ры кил­гән ке­рем­нә­ре 10 мең­гә ка­дәр бул­ган га­и­лә­ләр­гә ата-ана вз­нос­ла­рын ике­гә бү­леп кер­тү мөм­кин­ле­ге бу­ла­чак. Бе­рен­че өле­шен тү­лә­гән­нән соң, ком­пен­са­ция ал­гач, әти-әни икен­че өле­шен кер­тер­гә ти­еш бу­ла.

Үз­гә­реш­ләр уңа­ен­нан төр­ле фи­кер­ләр йө­ри: тү­ләү бә­я­лә­ре ар­ту кем­не­дер кур­ку­га сал­ган, кем­дер дәү­ләт яр­дә­ме бул­ган­да, җае чы­гар әле, дип өмет­лә­нә. Шул уңай­дан, без әти-әни­ләр бе­лән сөй­лә­шеп ал­дык.

Ли­лия, эш­мә­кәр:

- Тү­ләү­дә­ге үз­гә­реш­ләр­не бик авыр ка­бул ит­мә­дек. Аң­лар­га ты­ры­ша­быз. Чын­нан да, көн са­ен бә­я­ләр кү­тә­рел­гән за­ман­да, бер бу өл­кә ге­нә элек­ке­чә кал­мас ин­де. Күп­ме ге­нә зар­лан­сак та, ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­нан баш­ка яшәп бул­мый. Үзе­без кө­не буе эш­тә: ир­тә ки­тә­без, соң кай­та­быз. Ба­ла­лар өчен кү­ңел ты­ныч: ре­жим бе­лән ашый­лар, йок­лый­лар, уй­ный­лар, төр­ле шө­гыль­ләр үтә­ләр.

Ру­зи­лә, са­ту­чы:

- Ике­гә бү­леп тү­лә­гән оч­рак­та, ком­пен­са­ци­я­нең үз ва­кы­тын­да кай­та­сы­на ышан­мыйм. Күп ба­ла­лы яки ял­гыз ба­ла тәр­би­я­ләү­че­ләр өчен бу бик күп кы­ен­лык­лар ту­ды­рыр, ми­нем­чә.

Чул­пан, эш­сез:

- Бу кү­ләм­дә тү­ләү бә­я­се ар­ту га­җәп­кә сал­ды. Бу - без­нең өчен бик күп. Ба­ры­бер өй­дә уты­рам, ба­ла­ны да бак­ча­га ил­теп то­ра­сы бул­мас ин­де.

Кә­ри­мә Аб­за­ло­ва, бак­ча мө­ди­ре:

- Бә­я­ләр ар­ту­га ре­аль ка­рар­га ки­рәк. Нык­лап тө­шен­сәң, элек­ке бе­лән хә­зер­ге­се ара­сын­да ар­тык аер­ма юк ке­бек. Чөн­ки арт­кан өле­ше­нә дәү­ләт яр­дә­ме күр­сә­те­лә бит, алар ата-ана­га ки­ре ком­пенса­ция рә­ве­шен­дә кай­та­ры­ла. Шак­тый ел­лар эш тәҗ­ри­бәм­нән дә чы­гып әй­тә алам: тор­ган са­ен шарт­лар ях­шы­ра, хө­кү­мәт­кә рәх­мәт, яр­дәм итү җа­ен да чы­га­рып то­ра­лар.

Аль­фи­ра Шә­ри­фул­ли­на, мә­га­риф бү­ле­ге баш бел­ге­че:

- Һәр­бер яңа­лык авыр­рак ка­бул ите­лә ин­де ул. Лә­кин бү­ген­ге үз­гә­реш­ләр - за­ман та­лә­бе. Бер урын­да то­ру мөм­кин тү­гел. Ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да җы­е­лыш­лар уз­ды, төр­ле­чә фи­кер йөр­тү­че­ләр бар, шу­лай да без әти-әни­ләр­гә аң­лар­га ты­ры­шу­ла­ры өчен рәх­мәт­ле.

Ни­чек ке­нә фи­кер йөрт­сәк тә, мәк­тәп­кә­чә бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нең ба­ла тәр­би­я­ләү­дә әһә­ми­я­те зур. Бер әби дә, бе­раз оны­гын ка­ра­ган­нан соң, пен­си­ям­не би­реп ба­рам, бе­рүк бак­ча­га гы­на йөр­сен, дип, юк­ка гы­на әйт­мә­гән­дер. Го­мер ит­кән, са­быр­лык­та сы­нал­ган олы ке­ше­нең шу­шы сүз­лә­рен­нән үз иң­нә­рен­дә җа­вап­лы йөк­не тар­ту­чы тәр­би­я­че­ләр­нең хез­мә­тен бә­я­лә­ве кы­ен тү­гел. Сөй­ләшү­е­без­не мо­ның бе­лән ге­нә тө­гәл­лә­ми­без, хөр­мәт­ле га­зе­та уку­чы­лар, үз­гә­реш­ләр бу­ен­ча со­рау­ла­ры­гыз бул­са, ре­дак­ция поч­та­сы­на хат аша юл­лый ала­сыз, www.sarman-rt.ru сай­тын­да да фи­кер ур­так­ла­шыр­га мөм­кин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев