Россиянең Финанслар министрлыгы ана капиталын үзгәртеп корырга уйлый. Баштарак аны бөтенләй бетерергә булдылар, тик бу карар каршылыклар тудырды. Хәзер Финанслар министрлыгы яңа тәкъдим ясады: ана капиталын аз керемле гаиләләргә генә бирергә, чөнки алар аннан башка балаларын тәрбияли алмыйлар. Тик бу тәкъдим шулай ук катгый каршы алынды. Ана капиталының асылы -...
Россиянең Финанслар министрлыгы ана капиталын үзгәртеп корырга уйлый. Баштарак аны бөтенләй бетерергә булдылар, тик бу карар каршылыклар тудырды. Хәзер Финанслар министрлыгы яңа тәкъдим ясады: ана капиталын аз керемле гаиләләргә генә бирергә, чөнки алар аннан башка балаларын тәрбияли алмыйлар.
Тик бу тәкъдим шулай ук катгый каршы алынды. Ана капиталының асылы - мохтаҗларга түгел, аналарга ярдәм итү.
2014 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы 5 процентка артачак һәм 429 мең сум тәшкил итәчәк. Ана капиталын бизнес ачуга тоту варианты да карала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз