САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында 2014 елның беренче пары теркәлде

15 гыйнварда Сарман районының ЗАГС бүлегендә 2014 елның беренче пары теркәлде: Мортыштамак авылы егете Раил Ризатдинов белән Сарман кызы Светлана Заһирова рәсми рәвештә язылыштылар. Аларны котларга дуслары да килгән иде. Яшьләр 2012 елның җәендә Мортыштамак авылында Сабантуй бәйрәмендә танышканнар. Икесе дә башта бәйрәмгә бармаска уйлаган булганнар, тик язмыш чакыруы булгандырмы,...

15 гыйнварда Сарман районының ЗАГС бүлегендә 2014 елның беренче пары теркәлде: Мортыштамак авылы егете Раил Ризатдинов белән Сарман кызы Светлана Заһирова рәсми рәвештә язылыштылар. Аларны котларга дуслары да килгән иде.

Яшьләр 2012 елның җәендә Мортыштамак авылында Сабантуй бәйрәмендә танышканнар. Икесе дә башта бәйрәмгә бармаска уйлаган булганнар, тик язмыш чакыруы булгандырмы, бу фикердән кире кайтканнар. Раил белән Светлана нәкъ менә Сабантуйда очрашканнар һәм бер-берсенә шундук гашыйк булганнар. Шулай итеп, безнең районда тагын бер матур яшь гаилә туды.

Яшьләр әлегә Сарманда вакытлыча фатир алып торалар. "Светлананың әнисе - әби күршедә генә яши. Аның янәшәдә булуы - безнең өчен бик куаныч. Тату яшәргә язсын", - ди Раил.

Без дә яшь парларга тигез тормыш, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев