Сарман районы укучыларына Бердәм дәүләт имтиханы үзгәрешләр әзерләгән
Хәзер Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре гамәлдә ел ярым түгел, ә дүрт ел булачак. Яңа льготалылар категориясе өстәлгән. Алар дәүләт хисабына бер тапкыр әзерлек курслары үтә алалар. Льгота шартлары буенча абитуриент бер уку йортында бер генә һөнәри белгечлеккә документларын тапшыра ала. Дәүләт бүлеп биргән урыннар кысаларында аның хисабына укырга инвалид балаларның,...
Хәзер Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре гамәлдә ел ярым түгел, ә дүрт ел булачак.
Яңа льготалылар категориясе өстәлгән. Алар дәүләт хисабына бер тапкыр әзерлек курслары үтә алалар.
Льгота шартлары буенча абитуриент бер уку йортында бер генә һөнәри белгечлеккә документларын тапшыра ала.
Дәүләт бүлеп биргән урыннар кысаларында аның хисабына укырга инвалид балаларның, I һәм II группа инвалидларның, балачактан инвалид булганнарның, хәрби хезмәт үткәндә я сугыш вакытында инвалидлык алган кешеләрнең хокуклары бар. Алар махсус тикшерү үтеп билгеләнә.
Бердәм дәүләт имтиханының калган бүлекләре артык үзгәреш кичермәде.
Шулай ук укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев