Сарман урта мәктәбе укучылары Санкт- Петербург шәһәренә бардылар
Каникулларны барлык балалар да көтеп ала. Гадәттә мин барлык көзге каникулларны да җыеннарда, күнегүләрдә үткәрәм. Әмма быелгы каникулым бөтенләй башкача башланды. Каникул башында без сыйныф җитәкчебез Ильмира Гыйльфанова белән Санкт-Петербург шәһәренә бардык. Бу сәяхәтне барыбыз да көтеп алдык. Чирек ахырында барыбыз да автобуста кемнең кем белән барачагы, кунакханәдә кем белән...
Каникулларны барлык балалар да көтеп ала. Гадәттә мин барлык көзге каникулларны да җыеннарда, күнегүләрдә үткәрәм. Әмма быелгы каникулым бөтенләй башкача башланды. Каникул башында без сыйныф җитәкчебез Ильмира Гыйльфанова белән Санкт-Петербург шәһәренә бардык.
Бу сәяхәтне барыбыз да көтеп алдык. Чирек ахырында барыбыз да автобуста кемнең кем белән барачагы, кунакханәдә кем белән бер бүлмәдә яшәячәге хакында гына сөйләштек.
Бик иртә юлга кузгалуга карамастан, кәефләребез күтәренке булды. Беркем дә күңелсезләнмәде. Санкт-Петербургка поезд белән бардык. Шәһәргә килеп төшү белән, безне экскурсиягә алып киттеләр. Ә аннан соң кунакханәгә кайттык. Бик уңайлы, чиста номерларда яшәдек.
Санкт-Петербургта без 1 ноябрьдән 5 сенә кадәр булдык.
Альбина Нуруллина, Сарман урта мәктәбенең 11 "А" сыйныф укучысы
Тулырак язманы газетабызның алдагы санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев