САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында әти-әниләр балалар бакчаларына бәяләр артуга фикерләрен әйттеләр

Бил­ге­ле бул­ган­ча, бы­ел­ның 1 гыйн­ва­рын­нан ба­ла­лар бак­ча­сы­на вз­нос­лар арт­ты. Шул сә­бәп­ле, ба­ла­ла­ры ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на йө­рү­че га­и­лә­ләр­гә өс­тә­мә ком­пен­са­ция тү­ләү га­мәл­гә кер­тел­де. Исе­гез­гә тө­ше­реп үтә­без: ул, га­и­лә­дә­ге җан ба­шы­на ту­ры кил­гән ке­рем­не исәп­кә алып, ба­ла­ның за­кон­лы вә­кил­лә­ре­нә ка­рал­ган. Фев­раль ахы­рын­да ба­ла­ла­рын бак­ча­га йөр­тү­че әти-әни­ләр ян­варь ае өчен ком­пен­са­ция ал­ды­лар. "Бе­рен­че кой­мак...

Бил­ге­ле бул­ган­ча, бы­ел­ның 1 гыйн­ва­рын­нан ба­ла­лар бак­ча­сы­на вз­нос­лар арт­ты. Шул сә­бәп­ле, ба­ла­ла­ры ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на йө­рү­че га­и­лә­ләр­гә өс­тә­мә ком­пен­са­ция тү­ләү га­мәл­гә кер­тел­де. Исе­гез­гә тө­ше­реп үтә­без: ул, га­и­лә­дә­ге җан ба­шы­на ту­ры кил­гән ке­рем­не исәп­кә алып, ба­ла­ның за­кон­лы вә­кил­лә­ре­нә ка­рал­ган. Фев­раль ахы­рын­да ба­ла­ла­рын бак­ча­га йөр­тү­че әти-әни­ләр ян­варь ае өчен ком­пен­са­ция ал­ды­лар. "Бе­рен­че кой­мак тө­ер­ле бу­ла", - ди­ләр. Арт­кан бә­я­не тү­ләү әти-әни­ләр өчен бик авыр­га ту­ры кил­мә­гән­ме? Ком­пен­са­ци­я­не кем­нәр ал­ган? Шу­шы со­рау­лар бе­лән бер­ни­чә ата-ана­га мө­рә­җә­гать ит­тек.

Ли­лия:

- Ра­йон үзә­ген­дә­ге ба­ла­лар бак­ча­сы­на 3 һәм 5 яшь­лек ике ба­лам­ны йөр­тәм. Ян­варь ае өчен ике ба­ла­га 4400 сум тү­лә­дем. Арт­кан­чы, бу сум­ма 2800 сум иде. Әл­бәт­тә, си­зел­де. Ком­пен­са­ция ал­ган­чы, вз­нос­ны бит әле баш­та тү­ләр­гә ки­рәк. Бе­рен­че чи­рат­та­гы тү­ләү­ләр рә­тен­дә ком­му­наль хез­мәт­ләр, те­ле­фон, Ин­тер­нет, цифр­лы те­ле­ви­де­ние, ипо­те­ка өчен тү­ләү­ләр, ма­ши­на чы­гым­на­ры да бар бит әле. Кыс­ка­сы, бе­ре­без­нең хез­мәт ха­кы шу­шы тү­ләү­ләр­гә ке­реп бе­тә, әле җит­ми дә ка­ла.

Гөл­шат:

- Ян­варь ае өчен бер ба­ла­га 2300 сум тү­лә­дем. Бу элек­ке­ге бә­я­дән 1000 сум­га ар­тыг­рак. Ком­пен­са­ция әле ал­ма­дым. Банк кар­та­сын алыш­ты­рып йө­рим. Ком­пен­са­ци­я­нең күп­ме бу­ла­сын бел­мим. Әм­ма шак­тый до­ку­мент­лар, шул исәп­тән җир ту­рын­да­гы­сын да тап­шыр­дым.

На­и­лә:

- Бак­ча­га өчен­че ба­лам йө­ри. Элек 1100 тү­лә­сәм, ян­варь ае өчен 2300 тү­лә­дем. Хез­мәт ха­кым Сар­ман өчен на­чар бул­ма­са да, си­зел­де, чөн­ки ба­лам­ны ял­гыз үс­те­рәм. Өс­тә­мә ком­пен­сация ал­дым. Тү­ләү­не шак­тый кап­лый, лә­кин чы­гым элек­ке­дән ба­ры­бер күб­рәк бу­лып чык­ты.

Ли­лия:

- Бак­ча­га өчен­че ба­ла­быз йө­ри. Күпба­ла­лы га­и­лә бу­ла­рак, таш­ла­ма­дан фай­да­ла­на­быз. Ком­пен­са­ция на­чар тү­гел.

Си­ри­на:

- Ип­тә­шем дә, үзем дә эш­ли­без. Бак­ча­га ике ба­ла­быз йө­ри. Ян­варь ае­на ике ба­ла өчен 4600 сум тү­лә­дек. Бе­рен­че ком­пен­са­ци­я­не дә ал­мыйм, өс­тә­мә­сен дә. Бе­рен­че­сен бак­ча өчен ва­кы­тын­да тү­ли ал­ма­ган­га ала ал­мыйм, икен­че­сен - до­ку­мент җый­ма­ган­га. Хез­мәт ха­кы алу­га, бе­рен­че чи­рат­та ссу­да тү­лим. Баш­ка чы­гым­нар да күп. Ә до­ку­мент­лар­ны шу­ңа җыя ал­мыйм, ип­тә­шем хез­мәт ха­кын кон­верт­та ала. Хә­ер, кон­верт­та ал­ма­са да, ба­ры­бер өс­тә­мә ком­пен­са­ция эләк­мәс иде, чөн­ки ке­ре­м әйбәт. Бак­ча өчен тү­ләү­нең ар­туы га­и­лә бюд­же­тын­да шак­тый си­зе­лә.

Ра­йон­да ике ба­ла­ла­ры бак­ча­га йө­рү­че яшь га­и­лә­ләр шак­тый. Ин­де бер­гә­ләп Сар­ман­да яшәү­че, кеше башына туры килгән ке­рем­нә­ре 10000 сум­га ка­дәр бул­ган В.лар га­и­лә­сен алыйк. Алар­ның бе­рен­че ба­ла­ла­ры­на - 6 яшь, икен­че ба­ла­ла­ры­на - 4 яшь. Ике­се дә Сар­ман­да­гы ба­ла­лар бак­ча­сы­на йө­ри­ләр. Ике ба­ла өчен дә ян­варь ае­на 2300 әр сум тү­лә­нгән. Аның 1144 су­мы­на, 1 нче таб­ли­ца­дан чы­гып, бе­рен­че ба­ла­га 20 про­цент таш­ла­ма ти­еш. Ком­пен­са­ци­я=1144х20 про­цент=228,80. ДК=2300(100 про­цент - 60 про­цент) - 228,80=691,20 сум. Бу - бе­рен­че ба­ла өчен тү­лән­гән өс­тә­мә ком­пен­са­ция. Икен­че ба­ла өчен таш­ла­ма 50 про­цент бу­ла. К=1144х50 про­цент=572 сум. ДК=2300 - (100 про­цент - 38 про­цент) - 572=854 сум. Бу - икен­че ба­ла өчен ти­еш­ле өс­тә­мә ком­пен­са­ция.

Бакча өчен түләүнең максималь күләме

Гаиләнең бер кешесенә туры килгән керем

Гражданнар чыгымнарының ата-ана түләве өчен максималь рөхсәт ителгән өлеше (%)

беренче балага

икенче балага

өченче балага

10000 сумга кадәр

60

38

23

10001дән 15000 сумга кадәр

70

43

36

15001дән 20000 сумга кадәр

80

53

53

20000 сумнан артык

өстәмә компенсация түләнми

Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында баланы тәрбияләгән өчен 2014 елга ата-ана түләвенең уртача күләме

Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының бер көнлек эш сәгатьләре

Бала тәрбияләгән өчен ата-ана түләвенең уртача күләме (сумнарда бер айга)

2 айдан 1 яшькә кадәр

1 яшьтән 3 яшькә кадәр

3 яшьтән 7 яшькә кадәр

Барлыгы

Шул исәптән абонент түләвенең бәясе

Барлыгы

Шул исәптән абонент түләвенең бәясе

Барлыгы

Шул исәптән абонент түләвенең бәясе

3

617

431

451

380

402

312

4

725

539

492

421

473

383

5

1044

596

667

498

605

390

6

1143

695

738

569

676

461

7

1698

952

1045

763

1013

654

9

1837

1091

1148

866

1079

720

10,5

1969

1223

1251

969

1144

785

12

2242

1336

1387

1025

1246

847

24

3683

2309

2089

1727

1393

950

Сүз уңаеннан

Бү­ген­ге көн­дә ра­йон­ның ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на 1831 ба­ла йө­ри. Ян­варь ае өчен 848 га­и­лә өс­тә­мә ком­пен­са­ция ал­ган. Фев­раль­дән ком­пен­са­ция алыр­га те­ләү­че­ләр са­ны 1046 га җит­кән.

Бел­геч сү­зе

Ре­зе­дә Ха­җи­е­ва, Рес­пуб­ли­ка мат­ди яр­дәм үзә­ге­нең 37 нче бү­лек­чә­се мө­ди­ре:

- Ком­пен­са­ция исәп­лә­гән­дә, күп төр­ле фак­тор­лар исәп­кә алы­на: га­и­лә­нең кай­да яшә­ве, һәр ке­ше ба­шы­на ту­ры ки­лә тор­ган ке­рем, ба­ла­ның нин­ди бак­ча­га йө­рүе, бак­ча­ның эш сә­га­те, бе­рен­че ком­пен­са­ция кү­лә­ме, га­и­лә­дә­ге ба­ла­лар са­ны, алар­ның яше һәм баш­ка­лар. Өс­тә­мә ком­пен­са­ция һәр га­и­лә­гә, алар­ның үзен­чә­лек­лә­рен ис­кә алып, ае­рым исәп­лә­нә. Шу­ңа кү­рә аның кү­лә­ме төр­ле га­и­лә­гә төр­ле­чә ки­леп чы­га. Әй­тик, үз йорт­ла­ры бе­лән авыл­да яшәү­че, кеше башына туры килә торган ке­рем­нә­ре 10000 сум­га ка­дәр бул­ган, ба­ла­лар бак­ча­сы­на икен­че ба­ла­ла­ры йө­рү­че К. лар га­и­лә­сен алыйк. Бу га­и­лә ян­варь ае өчен бак­ча­га 2000 сум тү­лә­гән. Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты 2014 ел­га рас­ла­ган ур­та­ча тү­ләү таб­ли­ца­сын­нан чы­гып (1 нче таб­ли­ца), аның 1079 су­мы­на 50 про­цент таш­ла­ма ти­еш. Бу бе­рен­че ком­пен­са­ция бу­ла һәм аның кү­лә­ме 539,5 сум ки­леп чы­га. Хә­зер өс­тә­мә ком­пен­са­ци­я­не исәп­ли­без. Ул тү­бән­дә­ге фор­му­ла бу­ен­ча исәп­лә­нә: ДК=Ф(100-МДД)-К. ДК - өс­тә­мә ком­пен­са­ция, Ф - кви­тан­ция бу­ен­ча тү­лән­гән сум­ма, МДД - ата-ана тү­лә­ве­нең мак­си­маль рөх­сәт ител­гән кү­лә­ме (таб­ли­ца­дан чы­гып алы­на), К - ур­та­ча тү­ләү­дән чы­гып бил­ге­лә­нә тор­ган ком­пен­са­ция. Хә­зер шу­шы фор­му­ла бу­ен­ча К.лар га­и­лә­се­нә ти­еш­ле өс­тә­мә ком­пен­са­ци­я­не исәп­ли­без: ДК=2000(100 про­цент - 38 про­цент) - 539,5=700,5 сум.

Хә­зер Җә­лил­дә яшәү­че С.лар га­и­лә­сен алыйк. Алар­ның бак­ча­га 2 нче ба­ла­ла­ры йө­ри. Алар ян­варь ае өчен бак­ча­га 2500 сум тү­лә­гән­нәр. 1 нче таб­ли­ца­дан чы­гып, аның 1246 су­мы­на 50 про­цент таш­ла­ма ка­ра­ла. Бу бе­рен­че ком­пен­са­ция бу­ла һәм аның кү­лә­ме 623 сумны тәшкил итә. Өс­тә­мә ком­пен­са­ция тү­бән­дә­ге­чә ки­леп чы­га: ДК=2500 (100 про­цент - 53 про­цент)-623=552 сум.

Шу­ны­сын оныт­мас­ка ки­рәк: до­ку­мент­лар ал­ты ай са­ен яңар­ты­лып то­рыр­га ти­еш. Кеше башына туры килгән ке­рем­нә­ре 20000 сум­нан арт­кан га­и­лә­ләр­гә өс­тә­мә ком­пен­са­ция чык­мый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев