САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районы пенсионерларына 5000 сум акча түләячәкләр

2017 елның январь аенда пенсия һәм даими социаль түләүләрдән тыш 1 миллион 121 мең (Сарман районы буенча - 11396) пенсионерга 5000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче акчаларны түләү оештырылачак. Түләүләр Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче һәм 2016 елның 31 декабренә пенсия алучы гражданнарга биреләчәк. Бер тапкыр түләнүче акчалар 2017 елның...

2017 елның январь аенда пенсия һәм даими социаль түләүләрдән тыш 1 миллион 121 мең (Сарман районы буенча - 11396) пенсионерга 5000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче акчаларны түләү оештырылачак.

Түләүләр Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче һәм 2016 елның 31 декабренә пенсия алучы гражданнарга биреләчәк. Бер тапкыр түләнүче акчалар 2017 елның 16 январеннән башлап пенсионерның пенсия фонды идарәсендә булган мәгълүматлары нигезендә бирелә башлый, моның өчен Пенсия фондына өстәмә рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Пенсионерлар бер тапкыр бирелүче акчаларны 16 январьдан башлап пенсияләре белән бергә, ә 4 - 16 январьда алучылар шулай ук 16 январьдан алып 26 январьга кадәр аерым исемлек белән ала алачаклар.

Реклама

Гражданин өйдә булмаган очракта, аның почта ящигында хәбәр калдырылачак һәм пенсионер бер тапкыр бирелүче акчаларны пенсия таратучы оешма кассасыннан 26 январьга кадәр яисә февраль пенсиясе белән бергә алачак.

Пенсия таратучы оешмалар аша пенсия алучы 467 мең татарстанлыга (Сарман районы буенча - 6128 пенсионерга) бер тапкыр бирелүче акчалар өйләренә илтеп бирелсә, 654 мең (Сарман районы буенча 5268) пенсионер аны кредит оешмалары аша алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X