САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман районы мәктәп укытучылары фестивальда катнаштылар

14-17 август көннәрендә Алабуга шәһәрендә IV Мәктәп укытучылары Халыкара Фестивале үткәрелде. Безнең районны анда Петровка Завод мәктәбендә инглиз теле укытучысы Гөлия Кәлимуллина, Җәлил икенче мәктәбе укытучысы Резедә Рәхимова, Сарман гимназиясеннән Эльза Галиәкбәрова тәкъдир иттеләр. Конференция эшендә республиканың, Россия, Испания, Германия, Сингапур, Төркия, Украинаның иң яхшы мәктәп укытучылары, муниципаль берәмлекләр вәкилләре...

14-17 август көннәрендә Алабуга шәһәрендә IV Мәктәп укытучылары Халыкара Фестивале үткәрелде.
Безнең районны анда Петровка Завод мәктәбендә инглиз теле укытучысы Гөлия Кәлимуллина, Җәлил икенче мәктәбе укытучысы Резедә Рәхимова, Сарман гимназиясеннән Эльза Галиәкбәрова тәкъдир иттеләр.
Конференция эшендә республиканың, Россия, Испания, Германия, Сингапур, Төркия, Украинаның иң яхшы мәктәп укытучылары, муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнаштылар.
Конференция барышында республиканың мәгариф министры Энгель Фәттахов, ТР Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Юрий Прохоров белән очрашу үтте, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр үткәрелде, проектлар яклау булды. Сингапур мәгарифе системасы белән танышу узды. Иҗади конкурсларда укытучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша алдылар.
Фестиваль яңа укыту технологияләрендә лидерлар рәтенә чыгу, Россия мәгариф системасын модернизацияләүдәге адымнарның берсе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев