САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман районы мәктәп укучылары ноутбук ота алалар

Татарстанда "IT-чемпион-2014" республика конкурсы старт ала. Хәзер анда мәктәп укучылары гына түгел, мәктәпләр үзләре дә катнаша алалар. Аны Республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы белән бергәлектә информатизация һәм элемтә министрлыгы оештыра. Конкурсның максаты - республикада яшәүчеләргә дәүләт хезмәтләрен интернет аша алырга ярдәм итү. Конкурста катнашучы укучылар өлкәннәргә www.uslugi.tatarstan.ru сайтында шәхси кабинет...

Татарстанда "IT-чемпион-2014" республика конкурсы старт ала. Хәзер анда мәктәп укучылары гына түгел, мәктәпләр үзләре дә катнаша алалар. Аны Республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы белән бергәлектә информатизация һәм элемтә министрлыгы оештыра.

Конкурсның максаты - республикада яшәүчеләргә дәүләт хезмәтләрен интернет аша алырга ярдәм итү. Конкурста катнашучы укучылар өлкәннәргә www.uslugi.tatarstan.ru сайтында шәхси кабинет ачып, аның белән актив кулланырга ярдәм итәргә тиешләр: күрсәткечләр бирергә, түләүләр башкарырга һәм башкалар. Моның өчен баллар өстәләчәк. Шәхси кабинетларга 15 марттан керергә мөмкин булачак. Җиңүче укучыларга ноутбуклар бирәчәкләр.

Иң күп катнашучы активист укучылары булган мәктәпләр конкурсның призерлары булачаклар. Аларга приз - интерактив җиһазлар.

Чарага нәтиҗә ике тапкыр ясалачак: июньдә һәм декабрьдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев