САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман районы мәдәният өлкәсе ветераннары "Балкыш-Сияние" фестиваленда катнаштылар

14 августта Әлмәт шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашуы уңаеннан ветераннар арасында "Балкыш-Сияние" III Республика фестиваленең зона туры булды. Бу фестивальда Ләке авылыннан Раилә Асанова җитәкчелегендәге "Игәнә", Җәлил бистәсеннән - "Ак калфак" ансамбльләре, аерым җырчылар - Бәһиҗә Латыйпова (Югары Чыршылы), Гөлүсә Шиһапова (Җәлил), Альберт Хәбибуллин (Кәүҗияк) чыгыш ясадылар. Саклаубаштан биюче...

14 августта Әлмәт шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашуы уңаеннан ветераннар арасында "Балкыш-Сияние" III Республика фестиваленең зона туры булды. Бу фестивальда Ләке авылыннан Раилә Асанова җитәкчелегендәге "Игәнә", Җәлил бистәсеннән - "Ак калфак" ансамбльләре, аерым җырчылар - Бәһиҗә Латыйпова (Югары Чыршылы), Гөлүсә Шиһапова (Җәлил), Альберт Хәбибуллин (Кәүҗияк) чыгыш ясадылар. Саклаубаштан биюче Зөфәр Заманов, Александровкадан нәфис сүз остасы Мөнәвәрә Фатыйхова, гармунчы Иван Тазовның чыгышлары да алкышларга күмелде. Катнашучылар диплом белән бүләкләнделәр. Аларны башкаладан килгән мәртәбәле җюрилар бәяләде. Уңышлы чыгыш ясаучылар октябрь аенда Казанда узачак гала-концертта катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев