САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман районы мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен үткәрделәр

28 мартта район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган зур тантана булды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга иң изге теләкләрен ирештерде, яңа идеяләрнең туып торуын, район мәдәният тормышына уңышлар китерүен теләде. Халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүдә куйган тырыш, фидакарь хезмәтләре өчен һәм юбилейлары уңаеннан, Иске...

28 мартта район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган зур тантана булды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга иң изге теләкләрен ирештерде, яңа идеяләрнең туып торуын, район мәдәният тормышына уңышлар китерүен теләде. Халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүдә куйган тырыш, фидакарь хезмәтләре өчен һәм юбилейлары уңаеннан, Иске Кәшер мәдәният йорты директоры Ләйсән Зиннуровага, Җәлил китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Асия Сәйфуллинага, үзәк китапханә библиографы Гөлнур Мадъяровага, әйдәп баручы китапханәче Фәүзия Миннияровага, Яхшы Каран, Рангазар авылы китапханәчеләре Фәүзия Гыйздетдиновага, Альфира Хаҗиевага муниципаль район Советының Мактау кәгазьләрен, истәлекле бүләкләр тапшырды. Югары Чыршылы авылы клубы директоры Айрат Хөснетдинов муниципаль район Советының Рәхмәт хатына лаек булды. Урта Кәшер авылы клубы мөдире Фәния Сәүбәнова, Каташ Каран авылы китапханәчесе Рәшидә Сәхипзадина Татарстан мәдәният министрлыгы Мактау Кәгазьләре белән бүләкләнделәр. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова да үзенең җылы котлавыннан соң, озак еллар мәдәният өлкәсендә намуслы хезмәт куйган үзәк һәм Җәлил китапханәләренең әйдәп баручы белгечләре Сәрия Андриановага, Асия Сәйфуллинага, китапханәче Гөлназ Сафинага, кинучреждение хезмәткәрләре Резедә Гайсинага, Илдус Хәлиуллинга, Җәлил сәнгать һәм музыка мәктәпләре укытучылары Эльмира Сәмигуловага, Оксана Шиһаповага, Ильвира Заһитовага, Җәлил мәдәният сарае директоры Илнар Шакировка район мәдәният бүлегенең Мактау кәгазьләрен тапшырды. Бәйрәм котлаулары белән район киноучреждение директоры Ринат Шәрәфетдинов, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Гөлнур Мадъярова чыктылар.

Бу көнне мәдәният хезмәткәрләренә үзешчән артистларыбыз, күп кенә конкурс, фестивальләр җиңүчеләре - Айрат Хәйруллин, Рузилә Бәдертдинова, Лиана Габдрахманова, Дилә һәм Динә Кыямовалар, Миләүшә Рамазанова, Лиана Антонова - иң матур җырларын, Илнар һәм Илһам Шакировлар - иң матур көйләрен, Альбина Зөлкәрнәева җитәкчелегендәге бию коллективы иң матур биюләрен бүләк иттеләр. Мәдәният тармагында озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар да әлеге тантананың түрендә булды, аларга да истәлек бүләкләре әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев