САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман районы командасы "Татарстан өметләре" ярышында икенче урын алды

Узган атнада Яшел Үзән шәһәрендә Халыкара класс дәрәҗәсендәге спорт мастеры Евгений Белов призларына "Татарстан өметләре" ("Надежды Татарстана") дип аталган Ачык Республика чаңгы ярышлары үтте. Анда 2000-2001, 2002 елдан да яшьрәк егетләр һәм кызлар катнаштылар. Безнең районнан ярышларда Айнур Ногманов, Артур Исхаков (Җәлил гимназиясе), Салават Хәсәншин (икенче санлы Җәлил мәктәбе), Эльмир...

Узган атнада Яшел Үзән шәһәрендә Халыкара класс дәрәҗәсендәге спорт мастеры Евгений Белов призларына "Татарстан өметләре" ("Надежды Татарстана") дип аталган Ачык Республика чаңгы ярышлары үтте. Анда 2000-2001, 2002 елдан да яшьрәк егетләр һәм кызлар катнаштылар. Безнең районнан ярышларда Айнур Ногманов, Артур Исхаков (Җәлил гимназиясе), Салават Хәсәншин (икенче санлы Җәлил мәктәбе), Эльмир Ризатдинов (Сарман урта мәктәбе) һәм Илдан Шәрипов (Александровка урта гомуми белем бирү мәктәбе) катнаштылар. Тимераяк стилендә узышуда Айнур Ногманов өченче урын алды. Сарман районы командасы гомумкоманда зачетында икенче урынны яулады (унсигез команда арасыннан).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев