САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман районы командасы өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышларыннан икенче урын алып кайтты

19-22 март көннәрендә Саба муниципаль районында ир-атлар һәм хатын-кызлар, 2000 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында РСФСРның, ТАССРның атказанган урман хезмәткәре, "Знак почета" һәм "Октябрьской революции" орденнарының кавалеры Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 19 районыннан һәм 4 шәһәреннән, Россиянең,...

19-22 март көннәрендә Саба муниципаль районында ир-атлар һәм хатын-кызлар, 2000 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында РСФСРның, ТАССРның атказанган урман хезмәткәре, "Знак почета" һәм "Октябрьской революции" орденнарының кавалеры Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 19 районыннан һәм 4 шәһәреннән, Россиянең, Украинаның һәм Казахстанның 16 регионыннан 200дән артык спортчы катнашты.

Безнең район командасы данын Сарман гимназиясе укучылары Динар Йосыпов, Булат Латыйпов һәм Лиана Галиева якладылар. Динар Йосыпов, финал уенында Саба районы спортчысына оттырып, 2000 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр икенче урын алды.

Команда зачетында Сарман районы командасы икенче урынга лаек булды, беренче урынны Саба районы командасы яулады.

Спорт в Сармановском районе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев