24-25 май көннәрендә Минзәлә шәһәрендә зур шәһәр промышленность оешмалары һәм авыл районнары җыелма командалары арасында Татарстан Республикасы волейбол федерациясе Президенты Кубогына волейбол буенча зона ярышлары узды. Командалар составында бер волейболчы хатын-кыз булырга тиеш иде. Ярышларда беренче урынны Минзәлә районы командасы алды. Сарман районы командасы - икенче, Мөслим районы командасы өченче...
24-25 май көннәрендә Минзәлә шәһәрендә зур шәһәр промышленность оешмалары һәм авыл районнары җыелма командалары арасында Татарстан Республикасы волейбол федерациясе Президенты Кубогына волейбол буенча зона ярышлары узды. Командалар составында бер волейболчы хатын-кыз булырга тиеш иде. Ярышларда беренче урынны Минзәлә районы командасы алды. Сарман районы командасы - икенче, Мөслим районы командасы өченче булдылар. Җиңүче һәм призлы урыннар алган командалар волейбол инвентарьләре алыр өчен сертификатлар белән бүләкләнделәр. Шулай ук иң яхшы уенчылар грамоталарга һәм медальләргә ия булдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз