САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман районы картинг буенча соңгы биш ел эчендә иң югары күрсәткечләргә ия булды

6-7 сентябрь көннәрендә Саба районы Лесхоз поселогының "Маяк" картодромында егетләр арасында картинг буенча XII Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән булган егетләр "Стриж", "Пилот", "125-А", "125-Б" һәм "Honda GX 200" классларында көч сынаштылар. "Стриж" һәм "Пилот" классларында - 8-15, "Honda GX 200" классында - 10-15, "125-А" классында...

6-7 сентябрь көннәрендә Саба районы Лесхоз поселогының "Маяк" картодромында егетләр арасында картинг буенча XII Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән булган егетләр "Стриж", "Пилот", "125-А", "125-Б" һәм "Honda GX 200" классларында көч сынаштылар.

"Стриж" һәм "Пилот" классларында - 8-15, "Honda GX 200" классында - 10-15, "125-А" классында - 13-16, "125-Б" классында 15-18 яшьлек егетләр ярыштылар.

Сарман районының "Ялкын" командасыннан "Стриж" классында Сарман гимназиясенең алтынчы сыйныф укучылары Алмаз Ахмедов һәм Риналь Сабиров өченче һәм икенче урыннарны алдылар. Сарман урта мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Булат Нигъмәтҗанов бишенче булды.

"Пилот" классында Риналь Сабиров дүртенче урынны алды, Алмаз Ахмедов өченче призлы урында финиш ясады.

"125-А" классында Сарман гимназиясенең тугызынчы сыйныф укучысы Айрат Фәрхетдинов дүртенче килде. Бу класста Сарман районы егете, Әлмәт политехника техникумы студенты Илһам Шакиров җиңү яулады.

Сарман аграр көллияте укучысы Рәмис Хәбибуллин "125-Б" классында өченче булды, ә безнең район егете Айдар Әюпов (Кама дәүләт автомеханика техникумы студенты) беренче урынга лаек булды.

"Honda GX 200" классында шулай ук Сарман егете җиңде - Риналь Сабиров финиш сызыгын беренче булып кисте.

Гомумкоманда зачетында Сарман районының ике командасы да призлы урыннарны алды. "Станция юных техников" балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе командасы 289 очко белән XII Республика Беренчелегендә җиңде, "Ялкын" командасы 230 очко белән өченче булды.

Шуны әйтеп үтәргә кирәк, картинг буенча мондый югары күрсәткечләргә Сарман районы 2009 елдан бирле ирешмәгән иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X