САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман районы гармунчыларга бай

Сезгә нинди көй кирәк? Әлбәттә инде татар моңы, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алырдай чын безнеңчә, милли көй кирәк. Борынгы заманнардан ук татар халкы үзенчәлекле моңы, төрле уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган.Тарихка күз салсак, Оренбург, Әстерхан татарлары этнографлары, сәяхәтчеләре 1860 елларда ук гармунның татар авылларына хас музыка уен...

Сезгә нинди көй кирәк?

Әлбәттә инде татар моңы, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алырдай чын безнеңчә, милли көй кирәк. Борынгы заманнардан ук татар халкы үзенчәлекле моңы, төрле уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган.Тарихка күз салсак, Оренбург, Әстерхан татарлары этнографлары, сәяхәтчеләре 1860 елларда ук гармунның татар авылларына хас музыка уен коралы икәнен исбатлый алган. Безнең якларга да гармун, мөгаен, шул чорлардан ук кереп калгандыр. Чөнки кайбер гармуннарның авыл кешеләрендә 80-90 ел буена кадерле ядкәр булып саклануы билгеле. Гармунчыларның район бәйгесендә тамашачы мәхәббәтен яулаган, инде 91 яшен тутыручы Иске Имән авылыннан Фатыйма апа Гайнемованың тальян гармунын, мәсәлән, үзе белән яшьтәш, дисәң дә була, ул аңа Бөек Ватан сугышына киткән абыйларыннан калган.

- Үземне белә-белгәннән бирле cәхнәдә инде мин, - диде ул, ерак үткәннәрдә калган балачак истәлекләрен барлап. - Әле дә хәтеремдә, әткәй абыйларга Сарман базарыннан тальян гармун алып кайтып бирде. Абыйларым оста гармунчылар иде. Аларга кызыгам, минем дә уйныйсым килә. Шулай берсендә, кирпич сугабыз. Абыйларның каядыр барасы булды. Алар чыгып китүгә, тиз генә кулларымны юдым да, гармунны алып мунчага йөгердем, шунда үзлегемнән уйнарга өйрәндем. Ул вакытларда миңа 7-8 яшьләр тирәсе булгандыр. Ә инде "Эрбет" көе белән ун яшемдә беренче тапкыр сәхнәгә чыктым, Абыйларым сугышка киткәндә дә, Сарман военкоматына кадәр, тальянда "Авыл көе"н (ул вакытларда аны "Азалак көе" дип йөртәләр иде) уйнап, озата бардым. Тугры дустым кебек, ул бүген дә - янәшәмдә.

Фатыйма апа бу көнне дә, үзәкләрне өзеп, абыйларын сугышка озаткандагы көйләрне сузды...

Сүз уңаеннан

Гармунны беренче булып, 1782 елда Берлин остасы Бушман ясаган, диелә. Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, гармуннарның XVIII-XIX гасырда Германиядә генә түгел, Австриядә, Италиядә, Франциядә һәм Англиядә дә булганлыгы билгеле. Академик Альфред Мирек аны урыслар уйлап тапканканлыгын исбат итә. Ул бездә беренче тапкыр Санкт-Петербургта пәйда була. Аны ул вакытларда Россиядә яшәгән чех инженеры Франтишек Киршник ясый һәм 1783 елда петербурглыларга тәкъдим итә. Аннан соң гармуннарны Вена шәһәрендә, Италиядә, соңрак, узган гасырның 30 елларында Россиядә, аерым алганда, Тула шәһәрендә ясый башлыйлар.

Традицион халык музыка җанрын үстерүне һәм пропагандалауны, милли көйләрне саклап калуны, яшь талантларны барлау, үстерү, аларның башкару осталыгын камилләштерүне, коллективларның, аерым башкаручыларның репертуарын баету, милли көйләр аша яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүне максат итеп куйган район мәдәният йортында узган "Бас гармун телләренә" дип исемләнгән бәйгенең йомгаклау өлешендә зона турларында җиңү яулаган сәнгать осталары катнашты. Әйтик, Сарманның - "Моң", Шәрләрәмәнең - "Балкыш", Азалакның "Рәйхан" инструменталь ансамбльләре чыгышлары репертуар төрлелеге белән күңелне яуласа, Петровканың яшь гармунчылары, Иске Әлмәттән әтиле-уллы Тәбрис һәм Айрат Наскаевлар, Саклаубаштан Гомәр Мортазинның, Миләүшә Сабированың, Мөнир Кашаповның триосы үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Мортыштамактан Галия Гәрәева, Иске Кәшердән Мөнир Миннеголов, Урта Кәшердән Салават Нәсыйбуллин, Нөркәйдән Рәшит Асылгәрәев, Куҗактан Илнар Ризатдинов, Яхшыбайдан Рәшит Гаффаров, Юлтимердән Роза Нурмөхәммәтова үзләре гармунда уйнап кына калмадылар, шуңа кушылып җырладылар да. Саклаубаштан Зөфәр Замановның татар халык биюе көчле алкышларга күмелде. Янурыстан Марат Әшрафуллин төрле милләт халыклары көйләренә тезмә башкарса, Яңа Әхмәттән Салават Минһаҗетдинов гитарада үзе уйнап, үзе җырлады. Карашайдан Рамазан һәм Раил Закировлар, Минзәләбаштан Илназ Мөхәммәтҗанов, Колмәттән Назыйф Шәйгалләмов, Рантамактан Булат Вәлиев, Рангазардан Илдар Карамов, Азалактан Рафаэль Гыйләҗев чыгышлар ямь өстенә ямь булды. Түбән Ләшәүдән Ирек Гыйлфанов, Александровкадан Кәрим Камалиев, Сарайлыдан Тәнзилә Шәймөхәммәтова, Буралы Чишмәдән Фәрит Хәйруллин, Ләкедән Иван Тазов, Иске Имәннән Флера һәм Фатыйма Гайнемовалар гармунда сүнгән күңелләрне җилкендерерлек, кайгыларны оныттырырлык итеп уйнадылар. Һәркайсының чыгышы үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Бу көнне мәктәп укучысыннан алып өлкән яшьтәге әби-бабайларга кадәр сәхнә тотты. Гармун моңына түзеп утырып була димени? Сәхнәдән агылган кой-моңнарга тамашачылар да кушылып җырлады. Бәйге тәмамлангач та, халык тиз генә таралырга ашыкмады, бер-берсе белән алган тәэсирләрен уртаклашты.

Кадрия Һадиуллина, Сарман авылы:

- Миңа барлык чыгышлар да ошады. Шулай да Мортамактан Галия Гәрәеваның, Иске Имәннән Флера һәм Фатыйма апа Гайнемоваларның, Урта Кәшердән Салават Нәсыйбуллин чыгышларын яратып карадым.

Мәүҗидә Гайнуллина, Сарман авылы:

- Барлык гармунчылар да ныклы әзерлек белән килгән. Гармунны тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора. Элекке хезмәттәшләр булгангамы, күңелгә Ләке авылыннан килгән Иван абый Тазовның чыгышы аеруча якын булды. Ветеринария берләшмәсендә эшләгәндә бер генә бәйрәм дә Иван абыйдан башка узмады. Ул гармунда уйнаса, иптәше Ольга апа бик матур биеде.

Гөлнур Газизова, Колмәт авылы:

- Халык талантлы, бәйгедә яшьләрнең дә катнашуы - куанычлы. Аерым башкаручыларга килгәндә, миңа Иске Имәннән Гайнемоваларның, Иске Әлмәттән әтиле-уллы Наскаевларның, Петровкадан яшь гармунчыларның чыгышлары ошады.

Наҗия Хөсәенова, Сарман авылы:

- Сарайлы авылыннан Тәнзилә апа Шәймөхәммәтованың уйнавы күңелләрне җилкендерде. Сарайлы авылы яшьләре кичке уеннарда аның гармун телләре аша чыккан көйләргә биеп үсте. Бии белмәгәннәрне дә биергә өйрәтте ул. Гомере буе колхозда төрле эштә эшләде, буш вакытларында кулына гармун алды. Аның өстенә ул әле бик матур җырлый да. Гомумән алар яшәгән Сандал урамында барысы да җырчылар, биючеләр иде, төрле уен коралларында уйнадылар. Аннан Урта Кәшердән Салават Нәсыйбуллинны яратып тыңладым. Ул кечкенәдән тырыш булды, үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнде. Җырга сәләте дә тумыштан килә. Саклаубаштан Зөфәр Замановның биюе дә ошады. Яшь чакларга кайтып килгәндәй булдым.

Миңа калса, яшьләрнең өлкәннәр белән бер сәхнәдә чыгыш ясавы отышлы булды. Камиллеккә чикләр юк, диләр бит. Уңышлы якларны барлау, уңайларын бер-береңнән алу, булган тәҗрибәңне уртаклашу һәм тамашачы ихтыяҗын өйрәнү өчен мондый бәйгеләрнең әһәмияте зур. Гомумән, халык күңелен уятырга телисәң, талантларны халык арасыннан эзлә икән.

Болары да мәгълүм булсын

Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин белән бәйле. XX гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Вараксин гармуннарының даны еракларга тарала. 1934 елда Казанда гармун фабрикасы төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев