Сарман районы боксчылары Чирмешәннән призлы урыннар алып кайттылар
21-22 нче февраль көннәрендә Чирмешән шәһәрендә Советлар Союзы Герое Петр Курасанов истәлегенә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бокс буенча 1 нче ачык беренчелек үткәрелде. Анда безнең район спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар. Сарманнан Динар Зыятдинов (2001 нче елгы) 40 килограммга кадәрле спортчылар арасында - беренче, Иске Әлмәттән Азат Минһаҗев (2002...
21-22 нче февраль көннәрендә Чирмешән шәһәрендә Советлар Союзы Герое Петр Курасанов истәлегенә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бокс буенча 1 нче ачык беренчелек үткәрелде. Анда безнең район спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар. Сарманнан Динар Зыятдинов (2001 нче елгы) 40 килограммга кадәрле спортчылар арасында - беренче, Иске Әлмәттән Азат Минһаҗев (2002 нче елгы) икенче урыннарны яуладылар. Иске Әлмәттән Вилдан Юнысов (2005 нче елгы) түбәнрәк үлчәүдәге спортчылар арасында икенче урынга лаек булды. Аларның тренеры - СССРның спорт мастеры Артур Манукян.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев