САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында балыкчылар бәйрәм итә

Ба­лык то­ту­ның ни­ка­дәр ләз­зәт­ле, рәхәт миз­гел икә­нен ба­ры тик үзе ба­лык то­тып ка­ра­ган ке­ше ге­нә бе­лә. Алар­ны кыш­кы сал­кын­нар да, юкар­ган боз катламы да кур­кыт­мый, җәй­ге чел­лә дә тот­кар­лый ал­мый: аз гы­на җай чык­ты­мы, кар­мак­ла­рын ала­лар да, ел­га бу­е­на ки­тә­ләр. Мин­зә­лә ел­га­сы ти­рә­се­нең дә ба­лык­чы­лар­дан "бу­шап" тор­га­ны юк. Альф­ред абый...

Ба­лык то­ту­ның ни­ка­дәр ләз­зәт­ле, рәхәт миз­гел икә­нен ба­ры тик үзе ба­лык то­тып ка­ра­ган ке­ше ге­нә бе­лә. Алар­ны кыш­кы сал­кын­нар да, юкар­ган боз катламы да кур­кыт­мый, җәй­ге чел­лә дә тот­кар­лый ал­мый: аз гы­на җай чык­ты­мы, кар­мак­ла­рын ала­лар да, ел­га бу­е­на ки­тә­ләр. Мин­зә­лә ел­га­сы ти­рә­се­нең дә ба­лык­чы­лар­дан "бу­шап" тор­га­ны юк. Альф­ред абый Гә­рә­ев бе­лән Ра­дик абый Фә­рет­ди­нов­ны "с­таж­лы" ба­лык­чы­лар дип та­ныш­тыр­ды­лар.

- Сар­ман­да иң һә­вәс ба­лык­чы­лар дип Мө­хәм­мәт­га­ли Кор­бан­га­ли­ев бе­лән Фә­рит Фә­рет­ди­нов­ны атар идек, - ди­де­ләр алар. - Ба­лык то­ту­ның да үз тәр­ти­бе бар. Эләк­сен өчен, баш­та алар­ны аша­тыр­га ки­рәк. Өй­гә ба­лык­сыз кайт­кан юк. Уха да пе­ше­рә­без, кыз­ды­рып та ашый­быз, арт­ка­нын та­ныш-бе­леш­кә би­рә­без. Ир­тә яз­дан, ел­га боз­ла­нып кат­кан­чы, ба­лык­ка йө­ри­без.

Ди­нар Хәй­рул­лин:

- Буш ва­кы­тым бу­лу­га, дус­лар бе­лән ел­га бу­е­на ки­тә­без. Ба­лык­ка ки­тәр ал­дын­нан нык­лап әзер­лә­нә­без. Җим итеп ипи, су­ал­чан, ку­ку­руз ала­быз. Тот­кан ба­лык­ның иң зу­ры­сы Ма­ма­дыш­та­гы ту­ган­нар­га ку­нак­ка бар­гач бул­ды. Ан­да ки­ло ярым авыр­лык­та­гы су­дак ба­лы­гы тот­кан идем. Баш­ка ан­дый ба­лык­ның эләк­кә­не бул­ма­ды.

- Үзем дә ба­лык то­тар­га яра­там, - дип сүз­гә ку­шыл­ды җи­ләк­тән кай­тып ки­лү­че Гү­зәл Мин­нул­ли­на. - Баш­та­гы ел­лар­да ха­тын-кыз­лар да ба­лык то­тар икән, дип ап­ты­рый идем. Бак­ча­быз ел­га ба­шы­на чы­га, әти бе­лән шун­да тө­шә идек. Ми­ңа гел вак ба­лык­лар эләк­те. Алар­ны каз, үр­дәк­кә, та­вык-че­беш­кә аша­ттым...

- Бер ел­ны бик ка­ты авы­рып ки­теп, опе­ра­ция яса­тыр­га ту­ры кил­де. Та­биб­лар ба­лык ри­зы­гы бе­лән тук­ла­ныр­га киңәш ит­те. Ба­лык­чы­лар­дан, ки­ло­сын ту­ң­дырыл­ган ба­лык бә­я­се исә­бен­нән, са­тып алыр­га ту­ры кил­де. Шун­да оны­гым Ай­нур, әле ул ва­кыт­та ба­ла­лар бак­ча­сы­на гы­на йө­ри иде, үзе­без­гә то­тар­га ки­рәк, ди­гән фи­кер әйт­те. Ки­бет­тән кар­мак са­тып ал­дык, Мин­зә­лә ел­га­сы бу­ен­да утыр­ган ба­лык­чы­лар аның бе­лән ни­чек эш итәр­гә ки­рәк­ле­ген аң­лат­ты­лар, кар­мак са­лыр­га өй­рәт­те­ләр. Шу­лай итеп, оны­гым көн дә ба­лык то­тар­га йө­ри баш­ла­ды. Аңа ип­тәш бу­лыйм дип, үзе­мә дә кар­мак са­тып алыр­га ту­ры кил­де. Әнә шу­лай ба­лык­чы бу­лып кит­тек, - ди мә­дә­ни­ят эше ве­те­ра­ны Ро­за­лия апа Һа­ды­е­ва, ел­ма­еп.

Ба­лык җи­ме ха­кын­да сүз чы­гу­га, су­ал­чан­га, ка­мыр­га ях­шы элә­гү­ен әйт­те һәм ка­мыр ясау сер­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты.

- Ка­мыр­ны үзе­без ясый­быз, аңа тәм­ләт­кеч­ләр са­ла­быз. Аның ки­бет­тә ба­лык­ны "җә­леп" итә ала тор­ган әл­лә нин­ди төр­лә­ре бар.

Ро­за­лия апа май ае ке­рү бе­лән ка­ра көз­гә ка­дәр ба­лык то­тар­га йө­ри. Бу көн­нәр­дә җир җи­лә­ге­нә йө­ри­без, йө­рәк тү­зә­ме­ни, кай­ту юлы­быз пло­ти­на аша уз­ган­да, тук­тап, бе­раз ба­лык та то­тып ала­быз, ди.

Аз-маз мәзәк

Үтеп ба­ру­чы - ба­лык­чы­га:

- Ни­чек, элә­гә­ме?

Реклама

- Элә­гә. Бер­не тот­кан идем, су­га ыр­гыт­тым.

- Кеч­ке­нә бул­ган­дыр ин­де?

- Юк, гәү­дә­гә си­нең ча­ма­да­рак, лә­кин ча­ма­дан тыш бәй­лән­чек.

Ро­за­лия апа­дан ба­лык кот­ле­ты ре­цеп­ты:

Вак ел­га ба­лык­ла­рын чис­тар­тып, ба­шын ал­ган­нан соң, ике тап­кыр ит­тарт­кыч­тан чы­га­рам. Шу­ңа су­ган, са­рым­сак, тоз, тәм­ләт­кеч­ләр ку­шып, ике-өч йо­мыр­ка сы­тып, ях­шы­лап бол­га­там. Май­лы та­бага, кой­мак пе­шер­гән ке­бек, ка­шык­лап са­лам. Ике ягын да әй­лә­ндер­гә­ләп пе­ше­рәм - бик тәм­ле бу­ла, без­гә ошый.

"Юмарт" кибетендә балыкчыларга кармаклар, җим-нәр, махсус киемнәр һ.б. бар. 8дән 16 сәгатькә кадәр эшлибез Ял көне - якшәмбе. Рәхим итегез! Реклама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев