САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Ватанны саклаучылар көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!

23 февраль – Ватан сакчысы көне – батыр, кыю йөрәкле, намуслы һәм ихтыяр көче нык булганнар бәйрәме. Аның йөз еллык тарихы бар. Бу бәйрәм – илебезнең, аның армиясе һәм флотының хәрби даны көне. Ул безнең тормышыбызга буыннан-буынга килүче патриотлык хисләре, батырлык һәм кыюлык чагылышы булып килеп керде. Без Бөек Ватан сугышы ветераннары каһарманлыгы алдында баш иябез, әфганчыларыбызның чыдамлылыгы, киеренкелек учак ларында илнең бөтенлеген саклаган солдатларның ныклыгы белән горурланабыз. Бүгенге көндә Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәүче районд а ш е г е тл ә р е б е з и л н е ң саклану сәләтен ныгытуга лаеклы өлеш кертәләр. Хәзерге буынның ата-бабаларының хәрби традицияләренә тугры калулары сокландыра. Хөрмәтле ветераннар, армия һәм флот хәрбиләре, райондашлар! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм. Гаиләләрегездә татулык һәм тынычлык хөкем сөрсен, ныклы сәламәтлек, имин көннәр телим!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев