Сарман Пенсия фонды идарәсе "Бердәм пенсия грамоталылыгы көне" үткәрде
Укучы яшьләр арасында социаль һәм пенсия грамоталылыгын күтәрү максатыннан, район пенсия фонды идарәсе аграр көллият һәм мәктәп, гимназияләрнең 9-11 сыйныф укучылары өчен аңлату эшләре кампаниясе оештыра. Аның кысаларында 14-15 октябрьдә сигез урта мәктәптә һәм Җәлил гимназиясендә, районның мәгълүмат-мөхәррият үзәге белгечләре катнашында, "Бердәм пенсия грамоталылыгы көне" үтте. Укучылар пенсия хокуклары, аларның...
Укучы яшьләр арасында социаль һәм пенсия грамоталылыгын күтәрү максатыннан, район пенсия фонды идарәсе аграр көллият һәм мәктәп, гимназияләрнең 9-11 сыйныф укучылары өчен аңлату эшләре кампаниясе оештыра. Аның кысаларында 14-15 октябрьдә сигез урта мәктәптә һәм Җәлил гимназиясендә, районның мәгълүмат-мөхәррият үзәге белгечләре катнашында, "Бердәм пенсия грамоталылыгы көне" үтте. Укучылар пенсия хокуклары, аларның ничек формалашуы һәм нәрсәгә бәйле булуы турындагы сорауларга җавап алдылар, ни өчен пенсия турында яшьтән үк кайгыртырга кирәклеген, ник хезмәт хакын конвертта алырга ярамаганлыгын белделәр. Лекторлар 2015 елның 1 январеннан гамәлгә керәчәк һәм тулысы белән бүгенге яшьләргә кагылган пенсия хокукларын яңача формалаштыруга басым ясадылар. Шулай ук "Барысы да - пенсия турында: уку һәм яшәү өчен" дигән методик әсбапны презентацияләү үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев