САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман пенсионерларына уяу булырга киңәш ителә

Татарстан Республикасында чит оешмалар тарафыннан пенсияне совет акчалары белән яңадан исәпләү өчен гаризалар формалаштыру турында гариза алу очраклары теркәлгән. Алар халыкны пенсиягез 10 тапкырга арта дип ышандырырга тырышалар. 1992 елның 1 январенә кадәр 1956 елның 14 июлендә чыккан "Дәүләт пенсияләре турында"гы СССР кануны гамәлдә иде. 1990 елның 20 ноябрендә чыккан...

Татарстан Республикасында чит оешмалар тарафыннан пенсияне совет акчалары белән яңадан исәпләү өчен гаризалар формалаштыру турында гариза алу очраклары теркәлгән. Алар халыкны пенсиягез 10 тапкырга арта дип ышандырырга тырышалар.

1992 елның 1 январенә кадәр 1956 елның 14 июлендә чыккан "Дәүләт пенсияләре турында"гы СССР кануны гамәлдә иде. 1990 елның 20 ноябрендә чыккан "Дәүләт пенсияләре турында"гы 340-1 кануны нигезендә 1992 елның 1 январеннән гражданнарның совет чорындагы барлык пенсияләре күчү чорын исәпкә алып яңадан исәпләнде.

Совет чорында пенсиягә чыккан барлык гражданнарның пенсияләре күчү чорын исәпкә алып исәпләнде инде һәм пенсияне совет сумы курсына күчерүне күздә тотмый.

"Гражданнарның уяу булуларын һәм өстәмә түләү нигезендә пенсияне яңадан исәпләү турында гариза формалаштырырга тәкъдим итүче алдакчылар җәтмәсенә эләкмәүләрен сорыйбыз", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе Эдуард Вафин.

Сораулар туган очракта яшәү урынындагы Пенсия фонды идарәсенә (85559)2-50-52, Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлекчәсенә (843) 279-27-27, мессенджер Telegram +7927-419-27-27 номерына мөрәҗәгать язарга яки социаль челтәрләрдә сорау бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев