САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман педагоглары республика бәйгесендә сынатмадылар

5 мартта Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән "Иң яхшы тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү педагоглары" республика бәйгесе кысаларында "Кеше тәрбияләргә", "Йөрәгемне балаларга бирәм"," Иң яхшы педагог-психолог" бәйгеләре узды. Анда Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Мөслим, Норлат, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Сарман районнары мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручылары, педагог-психологлары һәм өстәмә белем бирү педагоглары катнашты. 1...


5 мартта Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән "Иң яхшы тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү педагоглары" республика бәйгесе кысаларында "Кеше тәрбияләргә", "Йөрәгемне балаларга бирәм"," Иң яхшы педагог-психолог" бәйгеләре узды. Анда Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Мөслим, Норлат, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Сарман районнары мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручылары, педагог-психологлары һәм өстәмә белем бирү педагоглары катнашты. 1 нче номерлы Җәлил мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Эльмира Габдрахманова, Җәлил гимназиясе педагог-оештыручысы Елена Граханцева, Җәлил "Каенкай" балалар бакчасы педагог-психологы Ландыш Марданшина, районыбыз данын яклап, уңышлы чыгыш ясадылар.
"Йөрәгемне балаларга бирәм" бәйгесендә чыгыш ясаган Яшь техниклар станциясенең Нөркәй филиалы өстәмә белем бирү педагогы Артур Шакиров 3 нче дәрәҗә Дипломга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев