САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман нәниләре космонавт булырга әзерләнә

Бүген, Сарман “Лилия” балалар бакчасында Бөтендөнья Косманавтика  көне уңаеннан “Косманавт булыр идем” дигән бәйрәм иртәсе узды.

"Йолдызлар" һәм "Ракета" командалары үзара көч сынаштылар.Күңелле ярышлар, викторина сорауларына җавап бирү аркылы алар үзләренең  космос турындагы белемнәрен тагын да баеттылар.Галәм киңлекләрен иңләп кайткан этләр-Белка, Стрелка, Лайка белән таныштылар.Беренче косманавт-Юрий Гагарин ,Валентина Терешкованың батырлыгы балаларда соклану хисләре уятты.Бәйрәм кызыклы шигырьләр белән үрелеп барды.Йолдызлар тирәсендә “сәяхәт итү” балаларга зур канәгатьлек бирде.

Күкләребез һәрвакыт аяз, илләребез тыныч, балаларыбыз  сәламәт булсыннар!

“Лилия” балалар бакчасы физкультура инструкторы Гөлназ Бекмурзина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев