САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман муниципаль районында эшне килешүләр нигезендә башкаралар

Чи­рат­та­гы эш­лек­ле ки­ңәш­мә­дә иң элек ра­йон про­ку­ро­ры Ри­шат Га­ли­мов чы­гыш яса­ды. Ул җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­ры бе­лән кү­зәт­че­лек һәм конт­роль­дә то­ту­чы ор­ган­нар ара­сын­да­гы үза­ра йо­гын­ты бу­ен­ча за­кон­ча­лык­лар­да­гы үз­гә­реш­ләр ха­кын­да сөй­лә­де. Җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­ры эш­чән­ле­ге­нең нә­ти­җә­ле­ле­ген бә­я­ләү ин­ди­ка­тор­ла­ры­ның план­лаш­ты­рыл­ган күр­сәт­кеч­лә­ре­нә ире­шүе ту­рын­да ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се­нең бе­рен­че урын­ба­са­ры Ра­сих Әх­мә­ди­ев чы­гы­шы тың­лан­ды....

Чи­рат­та­гы эш­лек­ле ки­ңәш­мә­дә иң элек ра­йон про­ку­ро­ры Ри­шат Га­ли­мов чы­гыш яса­ды. Ул җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­ры бе­лән кү­зәт­че­лек һәм конт­роль­дә то­ту­чы ор­ган­нар ара­сын­да­гы үза­ра йо­гын­ты бу­ен­ча за­кон­ча­лык­лар­да­гы үз­гә­реш­ләр ха­кын­да сөй­лә­де. Җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­ры эш­чән­ле­ге­нең нә­ти­җә­ле­ле­ген бә­я­ләү ин­ди­ка­тор­ла­ры­ның план­лаш­ты­рыл­ган күр­сәт­кеч­лә­ре­нә ире­шүе ту­рын­да ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се­нең бе­рен­че урын­ба­са­ры Ра­сих Әх­мә­ди­ев чы­гы­шы тың­лан­ды. Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты ка­ра­рын тор­мыш­ка ашы­ру мак­сат­ла­рын­да, ел са­ен ТР Премь­ер-ми­нист­ры бе­лән му­ни­ци­паль ра­йон баш­лык­ла­ры ара­сын­да ки­ле­шү тө­зе­лә. Бы­ел ул ки­ле­шү үз эче­нә 12 күр­сәт­кеч­не кер­теп исәп­лә­нә һәм со­ци­аль үсеш, му­ни­ци­паль ида­рә, му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­нең са­лым по­тен­ци­а­лын һәм ин­вес­ти­ци­он җә­леп ите­ле­шен кү­тә­рү өл­кә­лә­рен ал­га куя. Ки­ңәш­мә­не ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Лә­ис Нурт­ди­нов алып бар­ды. Ахыр­дан ул кү­тә­рел­гән мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча үзе­нең тәкъ­дим­нә­рен керт­те, ки­лә­се эш ат­на­сы­на бу­рыч­лар бил­ге­лә­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев