САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман муниципаль районы башлыгы гражданнарны һәр сишәмбе кабул итә

Узган елда район башлыгы исеменә 242 мөрәҗәгать кергән. Аларның 160ы - язмача, 24е - электрон рәвештә кергән, 58е югары оешмалардан (Президент Аппараты, Дәүләт Советы, министрлыклар) җибәрелгән. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге торак белән тәэмин итү, торак шартларын яхшырту (43%) белән бәйле. Шулай ук матди, социаль ярдәм итүне (11%), җир участогы бүлеп бирүне (10%),...

Узган елда район башлыгы исеменә 242 мөрәҗәгать кергән. Аларның 160ы - язмача, 24е - электрон рәвештә кергән, 58е югары оешмалардан (Президент Аппараты, Дәүләт Советы, министрлыклар) җибәрелгән. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге торак белән тәэмин итү, торак шартларын яхшырту (43%) белән бәйле. Шулай ук матди, социаль ярдәм итүне (11%), җир участогы бүлеп бирүне (10%), территория һәм юлларны төзекләндерүне (9%), эш белән тәэмин итүне (1,6%) сорап мөрәҗәгать итүчеләр, торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлегенә(2%), су белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар да бар. Мөрәҗәгатьләрнең 63 проценты уңай хәл ителгән, 25 проценты контрольгә алынган. Муниципаль районның интернет-кабул итү бүлмәсенә гражданнардан кергән 24 мөрәҗәгатьнең 18енә җавап бирелгән, 6сы, реклама билгеләре булу сәбәпле, игътибарга алынган. "Халык контроле" системасы буенча кергән 13 мөрәҗәгатьнең 9ы хәл ителгән, 4сенең үтәлеше 2014 ел планына кертелгән.

Муниципаль район башлыгы һәр атнаның сишәмбесендә гражданнарны кабул итү уздыра. Былтыр ул 56 кешене кабул иткән.

Реклама

Болар турында дүшәмбедә узган муниципаль район Советы киңәшмәсендә район Советының гомуми бүлек начальнигы Резедә Газизова сөйләде. Ул шулай ук үзара электрон элемтә турындагы карарларга кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды, гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләүдә хокук бозуларга юл куймау максатыннан аеруча әһәмият бирелергә тиешле кагыйдәләргә тукталды.

Киңәшмәдә Федераль Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Сарман бүлеге начальнигы Рәхим Таишевның, "Җир кадастры палатасы" идарәсенең район бүлеге начальнигы Гөлнара Фәйзрахманованың бүлекләр эшчәнлеге һәм Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Ришат Әхмәтшинның җирлектә башкарылган эшләр турындагы информацияләре тыңланды. Киңәшмәне алып барган муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров бу мәсьәләләр буенча үз фикерләрен белдерде һәм җаваплы хезмәткәрләр алдына халыктан ризасызлыклар булмаслык итеп эшләү буенча бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X