Сарман сәнгать мәктәбе укучылары "Ватан" фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Борынгылар тудырган кыйммәтләребезне яшь буынга тапшырып, буыннар чылбырын чордан-чорга ялгап алып бару -һәр заманның изге бурычы. Күп кенә конкурс-фестивальләр хәзер шуңа йөз тота. "Ватан" исеме белән йөртелгән республика яшьләр халык иҗаты фестивале дүрт көн дәвамында яшьләрнең иҗат көчләрен бәяләде. Ә талантлы балалар исә үз осталыкларын кул...
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Борынгылар тудырган кыйммәтләребезне яшь буынга тапшырып, буыннар чылбырын чордан-чорга ялгап алып бару -һәр заманның изге бурычы. Күп кенә конкурс-фестивальләр хәзер шуңа йөз тота.
"Ватан" исеме белән йөртелгән республика яшьләр халык иҗаты фестивале дүрт көн дәвамында яшьләрнең иҗат көчләрен бәяләде. Ә талантлы балалар исә үз осталыкларын кул эшләрендә дә, рәсем сәнгатендә дә, нәфис сүз, җыр-биюдә дә сынадылар. Беренче сайлап алу турын уңышлы узып, Казанга чакырылган Сарман сәнгать мәктәбе укучылары Эльвина Камалиева (нәфис сүз), Рузилә Бәдертдинова, Лиана Габдрахманова, Эльвина Гобәйдуллина, Лиана Антонова (җыр), Алсу Мәхмуриева һәм Зөһрә Шәрипова (декоратив кулланма сәнгате) дипломант булып кайттылар. Мәктәпнең Резедә Хаҗиева җитәкчелегендәге "Юлдаш" триосы II дәрәҗә лауреат булса, Ләйсән (нәфис сүз) һәм Рәмилә (җыр) Зиннәтуллина, Эльвина Гобәйдуллина фестивальнең җиңүчеләре булдылар. Алар "Пирамида" күңел ачу үзәгендә узган йомгаклау концертында катнаштылар. Лауреатларга сертификат тапшырылды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз. Үз Ватаныбызда халкыбызны сөендереп яшәсеннәр.
4 декабрьдә Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте "Яшь вокалчы" ("Юный вокалист") конкурсы уздырды. Регионара бу конкурста быел республиканың тугыз районыннан сиксәннән артык яшь җырчы катнашты. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе доценты Гөлнара Мурзиева җитәкчелегендәге жюри алты сәгать дәвамында яшь җырчыларны "энә күзеннән үткәрде". Сарманның яшь җырчы кызлары бу юлы да матур нәтиҗәләр белән кайтты. Лиана Габдрахманова - дипломант, Эльвина Гобәйдуллина, Миләүшә Рамазанова, Гөлназ Гыйльфанова - III дәрәҗә лауреатлар, Лиана Антонова I дәрәҗә лауреат булдылар.
Расиха Хәмидуллина, Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев