САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман мәктәбе укучыларының әти-әниләре дә имтиханнарга әзерләнәләр

Сарман мәктәбе укучыларының әти-әниләре дә имтиханнарга әзерләнәләр .

Узган җомгада Сарман урта мәктәбендә төп һәм бердәм дәүләт имтиханнары бирүче укучылар, аларның әти-әниләре һәм җаваплы хезмәткәрләр катнашында ата-аналар җыелышы булды. Мәгариф бүлеге белгечләре Алия Әсләмова, Резедә Фәррахова имтиханнар бирү тәртибе һәм алардагы яңалыклар белән таныштырдылар. Районда эшләп килүче педагогик-психологик, медик-социаль үзәге психологы Винера Галәлиева укучыларны имтиханнар бирүгә психологик яктан әзерләү мәсьәләләре турында сөйләде. Алар һәм мәктәп җитәкчелеге әти-әниләрнең, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Җыелышка йомгакны мәктәп директоры Гөлназ Сабирҗанова ясады һәм укучыларга, әти-әниләргә уңышлар теләде. Җыелыш соңыннан үзә эшен сыйныф бүлмәләрендә дәвам итте. 
Бу хактагы тулырак материалны газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев