САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге “Ышаныч һәм иминлек” бәйгесендә җиңү яулады

Район халкының иминлеген саклау максатларында, ЮХИДИ эшчәнлеген, юлда йөрү кагыйдәләрен, шул юнәлештә үткән чараларны яктыртуга газетабыз битләрендә аеруча әһәмият бирелә.

Рейд нәтиҗәләре, профилактик чаралар, төрле очрашулар хакында махсус сәхифәләр дөнья күрә. Массакүләм мәгълүмат чараларында бу теманы яктырту буенча журналистлар арасында ел саен республикакүләм, районда да бәйгеләр оештырыла. XVI Республика конкурсында “Иң яхшы район газетасы” буларак без махсус бүләккә ия булган идек инде быел. Янә җиңүгә ирештек. “Юл йөрү иминлеге” дәүләт учреждениесе үткәргән “Ышаныч һәм иминлек” бәйгесендә “Юл йөрү кагыйдәләре – тормыш кагыйдәләре” номинациясендә Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге 1 урынга лаек булды.

Альбина Сабирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев