САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге республика акциясенә кушылды

.

“ТАТМЕДИА” җәмгыяте канаты астында эшләп килүче Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге дә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” республика акциясеннән читтә калмады – үзәк җитәкчесе Альбина Сабирова, хезмәттәшләребез Салават һәм Миләүшә Зариповларның беренче сыйныфка барачак кызлары Мәрьямне мәктәп бусагасына аяк басачак көне белән тәбрикләп, мәктәп портфеле тапшырды.
- Беренче сыйныфка баруың белән чын күңелдән котлыйбыз, гел “4” һәм “5” билгеләренә генә укуыңны, сәламәт һәм бәхетле булып үсүеңне телибез! – диде ул.
Зариповлар гаиләсендә дүрт бала тәрбияләнә, иң зурысы – Лиана югары уку йортында укый, иң кечесе – Рәйхан балалар бакчасына йөри.
Мәрьямне тәбрикләү тантанасында матбугат ветераны Равил Гыймадиев катнашты.
- Бәхетле, тәуфыйклы бала булып үсүеңне, әти-әниеңнең өметләрен аклавыңны, тормышта үз урыныңны табып, җәмгыятьтә лаеклы шәхес булып өлгерүеңне телим, - диде ул.
Август – гомумән, Мәрьям өчен сөенечле ай. Унбише аңа 7 яшь тулган, ә хәзер ул мәктәпкә бару көннәрен көтә. Бер уңайдан безгә үз һөнәрләрен дә күрсәтте: 1 сентябрь – Белем көненә дип ятлаган шигырен сөйләп күрсәтте, инглизчә унга кадәр санады. Өстәвенә барлык хәрефләрне таный, туган телендә генә түгел, русча да сөйләшә.
- Мәктәпкә тизрәк барасым, укыйсым килә. Бигрәк тә язуны яратам, матур язарга өйрәнәсем килә, - ди ул.
Без – үзәк коллективы да Мәрьямгә биш билгеләренә генә укуын, акыллы булып үсүен телибез.


Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев