САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгеннән жульен рецепты

Яңгырлы көннәр башланырга тора, гөмбә чыга дигән сүз. Сезгә гөмбә ризыгы тәкъдим итәбез. Шулай итеп, жульен пешерәбез. Уртача зурлыктагы 1 суган, 100-150 гр тавык түше, 3-4 шампиньон, 50 гр сыер мае, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы өеп он, 200 мл 10 процентлы сливки, 50 гр сыр Суганны...

Яңгырлы көннәр башланырга тора, гөмбә чыга дигән сүз. Сезгә гөмбә ризыгы тәкъдим итәбез. Шулай итеп, жульен пешерәбез.

Уртача зурлыктагы 1 суган, 100-150 гр тавык түше, 3-4 шампиньон, 50 гр сыер мае, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы өеп он, 200 мл 10 процентлы сливки, 50 гр сыр


Суганны вак итеп турыйбыз да үсемлек маенда кыздырабыз һәм жульен пешәсе табага бушатабыз. Тавык итен дә вак итеп турап кыздырып алабыз һәм суган өстенә салабыз. Телемләп туралган шампиньонны да, кыздырып алганнан соң, тавык өстенә салабыз. Табага сыер мае салып, аңа он кушып кыздырабыз. Аның өстенә тоз сибәбез, сливки агызабыз. Төерләр калмаслык итеп болгатабыз да суган-тавык-гөмбә катнашмасы өстенә агызабыз. Иң соңыннан эре угыч аша чыгарылган сырны сибәбез. 200 градуска кадәр җылытылган газ мичендә ун-унбиш минутлап пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев