САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгеннән валчыклы алма бәлеше

Камыр өчен: -250 гр. он; -100 гр. ак май ; -2 аш кашыгы шикәр комы ; -2 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч ; -2 аш кашыгы салкын су (!); Эчлек өчен: 4-5 сусыл алма ; - 2-3 аш кашыгы джем(повидло да кулланрыга була) Майны он белән уабыз. Шикәр комы. Камыр көпшәкләндергеч...

Камыр өчен:
-250 гр. он;
-100 гр. ак май ;
-2 аш кашыгы шикәр комы ;
-2 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч ;
-2 аш кашыгы салкын су (!);

Эчлек өчен:
4-5 сусыл алма ;
- 2-3 аш кашыгы джем(повидло да кулланрыга була)


Майны он белән уабыз.

Шикәр комы.

Камыр көпшәкләндергеч кушабыз.

Салкын су кушып валчыкларны шар рәвешенә китерәбез.

Икегә бүләбез.

Таба төбенә уасы камыр зуррак булырга тиеш.


Бер кисәк камырны пергамент кәгазе җәелгән табага кыргыч (терка) аша уабыз.

Тигезлибез.

Өстенә кыргыч аша чыгарылган алманы повидло белән болгатып салабыз.

Эчлек таба кырына ук җәелми. Таба кырыннан бер - ике см.кала.Өстенә икенче өлеш камырны уып, кызган мичкә пешерергә куябыз.

40 минут чамасы пешерергә.

Пешеп чыккач суытып чәй янына бирәбез! Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев