САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгеннән пицца рецепты

Камыр өчен: * ярты стакан сөт; * 1 йомырка; * 50 г маргарин; * 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае; * 10 г коры чүпрә; * 1 аш кашыгы каймак; * чама белән тоз; * 1 аш кашыгы шикәр комы; * он. Йомшак кына итеп камыр басабыз һәм 30 минутка кабарырга...

Камыр өчен:

* ярты стакан сөт;
* 1 йомырка;
* 50 г маргарин;
* 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае;
* 10 г коры чүпрә;
* 1 аш кашыгы каймак;
* чама белән тоз;
* 1 аш кашыгы шикәр комы;
* он.
Йомшак кына итеп камыр басабыз һәм 30 минутка кабарырга калдырабыз.

Пицца өсте өчен:

* тавыкның ак ите;
* 1 баш суган;
* 2 помидор;
* 1-2 тозлы кыяр;
* аджика;
* майонез;
* 300 г сыр;
* тәмләткечләр;
* тәменчә тоз, борыч.
Камырны табага тигезләп җәябез. Тавык итен озынча итеп турыйбыз һәм камыр өстенә тезәбез. Борыч, тоз сибәбез, аджика сөртәбез.
Суганны ярымбоҗралап турыйбыз - икенче кат итеп тезеп куябыз.
Өченче кат - ярымбоҗра итеп киселгән помидор. Кыярны юка гына итеп телемлибез дә дүртенче кат ясыйбыз. Майонез сылыйбыз.
Өчпочмак формасындагы сыр кисәген телемнәргә кисәбез һәм пиццаның өстен каплыйбыз. Сырга да майонез сылыйбыз. Тәмләткечләр сибәбез (әлеге очракта - киптерелгән петрушка, укроп, тавык ите өчен тәмләткечләр сиптек).
200 градуска кадәр кызган мичкә 35-40 минутка куябыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X