САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

"Сарман мәгълүмат-мөхәррият" үзәгеннән кабартма пешерү рецепты тәкъдим итәбез, дуслар

Камыр өчен: 1 шәр стакан сөт һәм су 10 г коры чүпрә 2 йомырка 4 аш кашыгы шикәр комы 0,5 аш кашыгы тоз 5-6 аш кашыгы үсемлек мае он Чүпрә һәм шикәр комын суда эретәбез һәм аз гына калдырып торабыз. Аннан соң камырга дигән башка әйберләрне кушабыз һәм камыр басабыз....


Камыр өчен:

1 шәр стакан сөт һәм су
10 г коры чүпрә
2 йомырка
4 аш кашыгы шикәр комы
0,5 аш кашыгы тоз
5-6 аш кашыгы үсемлек мае
он

Чүпрә һәм шикәр комын суда эретәбез һәм аз гына калдырып торабыз.

Аннан соң камырга дигән башка әйберләрне кушабыз һәм камыр басабыз. Камыр кулга ябышмаска тиеш.

1-1,5 сәгатькә камырны кабарырга куябыз.

Төрле формаларда кабартмалар ясыйбыз.

Уртача зурлыктагы табакка үсемлек мае кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, әзер кабартмаларны алтынсу төскә кергәнче пешерәбез.

Табынга бирер алдыннан бизәү өчен шикәр оны (сахарная пудра) сибәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев