САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгеннән кабак коймагы

Тиздән кабаклар да өлгерә, үзегезнең якыннарыгызны без тәкъдим иткән кабак коймагы белән сыйлагыз әле, дуслар! Зур булмаган кабак кисәгенең кабыгын чистартырга, угычтан уарга, бүленеп чыккан суын сыгарга кирәк. Шулай ук уртача зурлыктагы алманың кабыгын әрчергә, нәзек итеп турарга. 4 аш кашыгы карабодай яки бодай онын 2-3 аш кашыгы су белән...

Тиздән кабаклар да өлгерә, үзегезнең якыннарыгызны без тәкъдим иткән кабак коймагы белән сыйлагыз әле, дуслар!

Зур булмаган кабак кисәгенең кабыгын чистартырга, угычтан уарга, бүленеп чыккан суын сыгарга кирәк.
Шулай ук уртача зурлыктагы алманың кабыгын әрчергә, нәзек итеп турарга. 4 аш кашыгы карабодай яки бодай онын 2-3 аш кашыгы су белән болгатырга, ярты стакан суда 0,5 чәй кашыгы соданы эретергә һәм он белән бутарга, шул катнашмага кабак белән алманы кушарга. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш.
Табаны кыздырып үсемлек мае салырга, кашык белән камыр салып, коймакның ике ягын да 2-3 шәр минут әйләндереп пешерергә.
Тәмле дә, файдалы да, туклыклы да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев