Сарман "мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә кунаклар килде

Бүген Сарман матбугат үзәгендә "Олимпийские надежды" спорт-сәламәтләндерү лагерена йөрүче кызлар һәм егетләр кунакта булдылар. Бик кызыксынып, төрле сораулар биреп, алар матбугат хезмәткәрләренең эш кабинетларында булдылар, газета эшләү, версткалау серләре белән таныштылар - Бу - икенче смена инде. Барлыгы йөзгә якын укучы лагерьда сәламәтлекләрен ныгыта, ял итә. Иртән физзарядка ясыйбыз, аннан...

Бүген Сарман матбугат үзәгендә "Олимпийские надежды" спорт-сәламәтләндерү лагерена йөрүче кызлар һәм егетләр кунакта булдылар. Бик кызыксынып, төрле сораулар биреп, алар матбугат хезмәткәрләренең эш кабинетларында булдылар, газета эшләү, версткалау серләре белән таныштылар

- Бу - икенче смена инде. Барлыгы йөзгә якын укучы лагерьда сәламәтлекләрен ныгыта, ял итә. Иртән физзарядка ясыйбыз, аннан волейбол, йөзү буенча шөгыльләнүләр башлана. Төрле кызыклы җирләргә экскурсияләргә барабыз. Бакыр базында, чишмәләр буенда, Илек янындагы паркта булдык, - ди йөзү буенча тренер Илдар Мөхлисуллин.

Лагерь җитәкчесе Шамил Хафизов, вожатая Айсылу Солтанова һәм башкалар укучыларның ялын файдалы һәм мавыктыргыч уздыру өчен төрле чаралар үткәрәләр. Җәлил бистәсеннән, төрле авыллардан да килеп, лагерьда рәхәтләнеп ял итәләр, аларга монда бик ошый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар