Ярышып яшәү күңелле, җәмәгать. Хыялыңны бөтен көченә эшкә җигә, күңелеңә килгән матур уйларыңны тормышка ашырырга мөмкинлек чыга. Ихтыярсыздан эзләнә башлыйсың, иҗат ялкыны кабына. 19 май - Матбугат көне уңаеннан без sarman-rt.ru сайтында тагын бер конкурс игълан итәргә булдык. Ул - "Сарман" газетасы белән бәйле оригиналь фотосурәтләргә "Тугры юлдаш" дип аталучы...
Ярышып яшәү күңелле, җәмәгать. Хыялыңны бөтен көченә эшкә җигә, күңелеңә килгән матур уйларыңны тормышка ашырырга мөмкинлек чыга. Ихтыярсыздан эзләнә башлыйсың, иҗат ялкыны кабына. 19 май - Матбугат көне уңаеннан без sarman-rt.ru сайтында тагын бер конкурс игълан итәргә булдык. Ул - "Сарман" газетасы белән бәйле оригиналь фотосурәтләргә "Тугры юлдаш" дип аталучы бәйге. Матбугат бәйрәменә кадәр "Сарман" газетасы белән бәйле яки аның белән бергә төшкән кызыклы фотоларыгызны газетаның электрон почтасына җибәрә аласыз, хөрмәтле сарманлылар.
Безнең электрон почта: sarmangazetam11@mail.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз