САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге "Онытылмаслык мизгел" дигән конкурс игълан итә

Кешенең тормышында еш кына бәхетле, онытылмаслык мизгелләр була. Кемдер гаилә кора, кемнеңдер баласы дөньяга аваз сала, башкалар кызыклы очрашуларда булалар, әти-әниләренең, якын кешеләренең юбилейларын билгеләп үтәләр, җылы якларда ял итәләр... Саный башласаң, алар бик күп. Кыскасы, дуслар, без сезне "Онытылмаслык мизгел" дип исемләнгән конкурсыбызда катнашырга чакырабыз. Кызыклы фотоларыгыз һәм аларга...

Кешенең тормышында еш кына бәхетле, онытылмаслык мизгелләр була. Кемдер гаилә кора, кемнеңдер баласы дөньяга аваз сала, башкалар кызыклы очрашуларда булалар, әти-әниләренең, якын кешеләренең юбилейларын билгеләп үтәләр, җылы якларда ял итәләр... Саный башласаң, алар бик күп. Кыскасы, дуслар, без сезне "Онытылмаслык мизгел" дип исемләнгән конкурсыбызда катнашырга чакырабыз. Кызыклы фотоларыгыз һәм аларга язмаларыгызны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрегез.

Җиңүче декабрь аенда билгеләнәчәк. Аны билгеләгән көндә без барлык фотоларны да (һәрбер катнашучыдан берәрне алып) ВКонтакте челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменә махсус альбомга куячакбыз. "Лайк"лар саны буенча җиңүче билгеләнәчәк, аны билгеләр өчен бер тәүлек биреләчәк.

Игътибар: алдан җыелган "лайк"лар роль уйнамый, көнендә куелганнары гына исәпкә алыначаклар. Җиңүчене бүләк көтәчәк.

Фото smol-ray.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев