САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хәйрия акциясенең беренче бүләкләрен тапшырды

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" дип исемләнгән хәйрия акциясе игълан иткән иде. Без анда райондашларга оекбаш, бияләйләр, шарфлар һәм башка шундый бәйләнгән әйберләр белән коляскада йөрүче инвалид балаларга ярдәм итүдә катнашуларын сораган идек. Бүген без акциядә беренчеләрдән булып катнашкан Колмәт авылыннан...

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" дип исемләнгән хәйрия акциясе игълан иткән иде. Без анда райондашларга оекбаш, бияләйләр, шарфлар һәм башка шундый бәйләнгән әйберләр белән коляскада йөрүче инвалид балаларга ярдәм итүдә катнашуларын сораган идек. Бүген без акциядә беренчеләрдән булып катнашкан Колмәт авылыннан Рузилә Шәйгалләмова бәйләп китергән оекбашларны Сарман авылында яшәүче Алсу Нәҗметдиновага тапшырдык. Аны, истә калырлык вакыйга да, Алсу өчен кечкенә бәйрәм дә булсын дип, кинотеатрда башкардык. Рузилә очрашуда үзе дә катнашты. Шулай ук "Ләйсән" балалар бакчасы нәниләре килгән иде. Алсу һәм әнисе Айгөл ханым бүләкләрне бик ошаттылар, рәхмәт җиткерделәр. Соңыннан бергәләп мульфильмнар карадык, нәниләр аларның геройларының берсе булган Машадан татлы күчтәнәчләр дә алдылар, фотога төштеләр.

Бу турыда тулырак язманы газетаның киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев