Тиздән 1 апрель - Көлке көне җитә. Шул уңайдан без дә, кәефләрне бераз күтәрү дә, сезне, хөрмәтле газета укучылар, бераз кызыксындыру да булыр, дип, фотоконкурс үткәреп алырга булдык. "Сарман" газетасы белән ничегрәк кызык итеп фотога төшеп була икән - әйдәгез, фантазиягезне эшкә җигегез дә, иҗат җимешләрегезне безгә sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына...
Тиздән 1 апрель - Көлке көне җитә. Шул уңайдан без дә, кәефләрне бераз күтәрү дә, сезне, хөрмәтле газета укучылар, бераз кызыксындыру да булыр, дип, фотоконкурс үткәреп алырга булдык. "Сарман" газетасы белән ничегрәк кызык итеп фотога төшеп була икән - әйдәгез, фантазиягезне эшкә җигегез дә, иҗат җимешләрегезне безгә sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына юллагыз әле. Иң кызыклы дип табылган фоторәсемнәрнең авторларын бүләк көтә. Конкурска нәтиҗәләр 1 апрельгә ясалачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз